Логотип Идель
Ялкын

БҮГЕН КЕМНЕ КОТЛАРГА?

Бүген – 14 июль көне яланаяк йөрергә ярый! Чөнки бүген Татарстанның иң табигый җырчысы, күпләрнең илһамчысы Асылъяр, чын исеме Алсу Рөстәм кызы Зәйнетдинованың туган көне! Ул 1986 елның 14 июлендә Татарстанның Лаеш районында туа. Бала чагыннан ук зур теләк белән авыл клубында чыгышлар ясый, «Сандугач керде куңелгә» һәм «Татарстан яшьләре» ярышларында катнашып, призлы урыннар ала.



Яланаяклы кыз, туган көнең белән!


яланаяклы кыз

  • 2003 елда Асылъяр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укырга керә. Ул Татарстанның атказанган артисткасы Люция Хәсәнова төркеменә эләгә. Уку вакытында Асылъяр күпсанлы җырларын яздыра, ТНВ телекомпаниясе белән эшли.

  • 2005 елда Асылъяр Илһам Шакиров исемендәге премиягә лаек була. Шулай ук 2005 елда ул «Карлыгачлар» җырын яздыра, җырга клип төшерә, «Карлыгачлар» исемле әлбүм чыгара.

  • 2005 елның декабрендә Асылъяр беренче концертын оештыра. «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, «Алтын барс» белән бүләкләнә. 2006 елда Асылъяр «Яланаяклы кыз» сериалында Дилбәр ролен уйный.

  • 2008 елда Алсу Евровидение 2008 җыр бәйгесенең Русия сайлап алу турына «Карлыгачлар» җыры белән эләгә, ләкин бәйгегә уза алмый.


Туган көнең белән, Марс абый!


Бүген шулай ук Марс абыйны да искә алырга кирәк. Марс Садри улы Шабаев — күренекле татар шагыйре, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Марс Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941-1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. 5-6нчы сыйныфларны Хуҗамәт җидееллык мәктәбендә тәмамлый, аннары, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, бер ел җиденче сыйныфта, соңыннан Минзәлә педагогика училищесында белем ала. 1953-1958 елларда Марс Шабаев — Казан дәүләт педагогика институты студенты. Институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, ул журналистика өлкәсендәге күпьеллык хезмәт эшчәнлеген башлый: 1958-1960 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакторы, 1961-1964 елларда “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары 1967 елның апреленә кадәр «Азат хатын» журналы редакциясенең җаваплы сәркатибе булып эшли. 1968-1970 елларда Марс Шабаев «Чаян» журналы редакциясендә тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар берлеге карамагында чыга торган «Идел» альманахының җаваплы редакторы хезмәтләрен башкара. 1970 елның көзеннән ул Татарстан китап нәшриятында әүвәл баш редактор урынбасары, ә 1972-1977 елларда баш редактор булып эшли. 1977-1983 елларда ул – нәшриятның матур әдәбият редакциясендә өлкән редактор хезмәтендә.


яланаяклы кыз


Марс Шабаевның шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы 1962 елда басылып чыга. Аннан соң 60 еллар дәвамында «Кына гөле», «Ашкыну», «Зәңгәр планетам», «Сине эзлим», «Әби-апа» кебек җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда ул аеруча поэма жанрында уңышлы иҗат итә. Аның «Шәймәт карт» (1956), «Яңа җыр» (1960), «Җирән Конрад» (1962), «Артист» (1966) исемле поэмалары укучылар җылы кабул итәләр. М.Шабаев 1976 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.


Марс Шабаев проза һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Аның күп санлы шигъри тәрҗемәләреннән Американың бөек шагыйре – гуманист Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле күләмле шигъри китабы (1975) татар тәрҗемә әдәбиятында күренекле бер вакыйга буларак кабул ителде.


Марс Шабаев җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1974-1979 елларда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, ә 1975-1980 елларда РСФСР Язучылар берлегенең рәвиз комиссиясе әгъзасы булып торды.


1984 елда Марс Шабаевка Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.



Чыганаклар: «Ялкын» архивы һәм ВикипедиЯ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев