Ялкын
«ЯКЫНЫҢ ТУРЫНДА УЙЛА»
Без барыбыз да, билгеле, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен беләбез. Әйтик, кран суын юкка агызып тору – акыллы кеше эше түгел. Дөньяның башка бер почмагында суга тилмерүчеләр булырга мөмкин бит. Тик кул юар вакыт җиткәч, без тилмерүчеләрне онытабыз, чөнки алар әлеге мәлдә күз алдыбызда тормыйлар. Японнар исә үз тилмерүчеләрен күз алдына – кранга тоташтырып ук куйганнар. Син су агызган саен, каршыңдагы аквариумның суы кими, һәм уйламыйчарак агызсаң, балыкларны бөтенләй сусыз калдыруың бар. Дөрес, аквариумның суы беркайчан да бетми һәм даими өстәлеп тора. Ләкин син моны сизеп алганчы, суны сак тотарга өйрәнәсең инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Нет комментариев