«ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ – 2016»

Татар театрының 110нчы юбилей сезонында драматургия өлкәсендә 11нче мәртәбә “Яңа татар пьесасы” конкурсы игълан ителә. Конкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.


Конкурс 2 этапта үтә:


- 1 этапта (2016 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-исемлек төзиләр. Бу шорт-исемлек массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.


- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели. Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2016 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнә.


Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.


Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2016» конкурсы.


Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.


Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
914
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
5758
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8241
0
0