Логотип Идель
Ялкын

"ЯҢА ЕЛНЫ ‒ ЯҢА БИТТӘН!"

ДЕКАБРЬНЕҢ СОҢГЫ АТНАСЫ – ТЫЛСЫМНАР ВАКЫТЫ УЛ! КҮҢЕЛЛЕ БӘЙРӘМ ВАКЫЙГАЛАРЫН КӨТҮ, КИЛӘЧӘККӘ БӘЙЛЕ ПЛАННАР ТӨЗҮ, ТӨННӘР БУЕ ХЫЯЛЛАНЫП ЧЫГУ... Ә АЛДА... АЛДА БИТ ‒ ШУЛАРНЫ ТОРМЫШКА АШЫРЫР ӨЧЕН ТӨП-ТӨГӘЛ 356 КӨН БАР!


Син күкрәгеңне тутырып ташыган өмет, көч-куәт тоясың. Ә Яңа ел шау-шуы узгач ничек саклап калырга соң шушы халәтне? Ничек рух күтәренкелеген югалтмаска? Сезгә бер шуның берничә серен ачам.


Тс-с-с... арабызда гына калсын!


Әйдәгез әле, Хыял-Максат Картасы ясыйбыз?! Ул безгә чын хыялларыбызны вак-төяк, кирәксез теләкләребездән аерып күрсәтергә ярдәм итәчәк. Шул картага карап, алдагы елда дөрес юнәлешне табарга һәм инде шул юнәлештән тайпылмаска тырышырбыз.


Безгә кирәк булачак:


1) дәфтәр;


2) төсле каләмнәр;


3) бераз буш вакыт;скачанные файлы


4) ике чәй кашыгы түземлек;


5) бер чиләк теләк!89253291_4093084_P7110030_1_


1нче бит. Дәфтәрнең беренче битен ачабыз. Уртага сәгать ясыйбыз. Һәр санны үзәк белән тоташтырабыз. Унике кисәк килеп чыкты, әйеме? 12 сәгать – 12 ай – 12 кисәк. Һәркайсы белән бәйле истәлекләрегез, вакыйгаларыгыз бардыр. Бер-ике сүз белән генә язып куегыз эченә. Ләкин һич кенә дә буш урын калдырырга ярамый!


2нче бит. Монда да шундый ук сәгать ясыйбыз. Ләкин күңелле хатирәләрне түгел, ә күңелсез вакыйгаларны язып тутырабыз. Авырмы? Ике чәй кашыгы түземлегегез булуын онытмагыз. Елыйсы килсә, елап та алырга рөхсәт ителә.


3нче бит. Яңа тормышка, яңа елга кайсы хис-тойгыларны, кайсы вакыйгаларны, һәм кайсы кешеләрне алып керергә теләр идегез? Өченче биткә язып куйдык...


4нче бит. Хыялларны язабыз. Ләкин язар алдыннан ныгытып уйлагыз: нигә кирәк бу сезгә? Максатыгыз нинди? Бу максат өчен көч куюның, көрәшүнең әһәмияте бармы?


Таблица рядом с плашкой.


Әйдәгез, шундый таблица төзеп карыйк: Теләк, Максат, Сәбәп таблицасы дип атала ул.





































Теләк



Максат.



Сәбәп. Нигә кирәк?



Кара песи баласы телим



Миндә дә булсын



Дустымда да бар



Ул егет (кыз) миңа гашыйк булсын



Бергә буласым килә



???????????



Тимеръаяк аласым килә



Бозда шуар өчен



Дуслар белән дә ешрак очрашыр идем, спорт белән дә шөгыльләнер идем



Күлмәк аласым килә



Яңа кием булып торсын



?????????



Аның мине чыннан яратуын аңлавын телим



Бергә буласым килә



Ул минем кеше. Гел янәшә булып, бер-беребезне кадерләп яшәсәк икән



Таблицага нәтиҗә: безнең чын теләгебез – өченче колонкадагы теләк. Әгәр өченче колонкада буш калган җирләр бар икән, сызып ташлыйбыз андый теләкләрне. Өченче колонкадагы җөмләләр сезгә юләррәк булып тоелса, аларны да сызып ташлыйбыз. Упс! Бу сораулардан соң исемлек ике тапкырга кыскарды, әйеме?avatar-154824-20130127150326


5нче бит. Үзебездә яшеренгән барлык яхшы-яман якларны барлап чыгабыз. Моның өчен төрле психологик тестларга мөрәҗәгать итә аласыз. Дусларыгызның сезнең турыда сөйләгәннәрен искә төшерсәгез дә начар булмас.


6нчы бит. Нәтиҗәләр ясарга вакыт! Әйдәгез, тагын бер таблица төзеп карыйк: нәрсәбез бар, ирешәсе максатларыбыз нинди? Беренче колонка 3нче һәм 5нче битләргә нигезләнеп ясала. Ә икенче колонкага 4нче һәм 5нче битләрдәге информацияне тутырабыз. Ләкин: исемнәр булмаса, конкрет кешеләр күрсәтелмәсә, хыялларның чынга ашу мөмкинлеге зуррак! Онытмыйк! Чөнки кеше – ул файдалана торган әйбер түгел, башкаларга ихтирам белән карарга кирәк. Аларның теләк-максатлары синекенә тәңгәл булмаска мөмкин.



















БАР



ТЕЛИМ



Яхшы дусларым (3 кеше)



Бар сыйныфым белән дуслашасым килә



Аралашучан



Яхшы оратор буласым килә



7нче бит. Кабат сәгать ясыйбыз. Һәр ай саен – яңа максат. Ләкин әлеге максатлар үзегезне җиңүгә, ягъни үсешкә юнәлтелгән булырга тиеш. Мәсәлән, гыйнвар аенда, сәгатьтәге максат буенча, һәр көн спорт белән шөгыльләнәчәксең, бер генә көн дә калмаска тиеш. Максатка ирешү белән, ул секторны төсле карандаш белән буяп куябыз!


Булдыра алырсызмы? Әйдәгез, тырышып карыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев