Логотип Идель
Ялкын

КАЗАНДА КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ VIII ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ДРАМАТУРГИЯ ФЕСТИВАЛЕ

15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале үткәрелә. Чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан оештырыла.

2014 елдан фестиваль Халыкара дәрәҗәдә уздырыла. Быел анда Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Адыгея, Республикалары, Оренбург өлкәсе, шулай ук Кыргызстан театрлары катнашуы көтелә. Фестиваль кысаларында алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.

Традиция буенча 15 сентябрьдә 10.00дә, татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек артист, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә, әдипне искә алу чарасы уздыру – ул җирләнгән урынга (Казанның Архангельск зираты) чәчәкләр салу  ниятләнә. 

18.30да фестивальне ачу тантанасы була. Тантанадан соң К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Сүнгән йолдызлар” спектакле күрсәтеләчәк.

16 сентябрь – фестивальнең икенче көнендә Казан дәүләт яшь тамашачылар театры үзенең сәхнәсендә бөек рус классигы Николай Гогольнең “Уенчылар” фантасмогориясен тәкъдим итәчәк. Шул ук көнне О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры Р.Хубецова әсәренә нигезләнгән “Ана йөрәге” трагедиясен күрсәтергә ниятли.

тинчурин 1

17 сентябьдә тамашачылар 2 комедия карый алачак. Аерым алганда, бу көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры поляк язучысы С.Морожек әсәре буенча куелган “Шашкан бабай” абсурд комедиясен фестивальдән тыш күрсәтә. М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры исә фестиваль кысаларында яшь язучы Айгөл Әхмәтгаливаның “Ул бит кичә иде” лирик комедиясен тәкъдим итәчәк.

18 сентябрьдә М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры “Туй коймаклары” спектаклен күрсәтә.

19 сентябрьдә И.С.Цей исемендәге Адыгея Республикасы милли театры С.Хунагов әсәре буенча куелган “Мактау Аңа” гротескын тәкъдим итәргә ниятли.

20 сентябрьдә А.Умуралиев исемендәге Бишкәк шәһәр драма театры Чыңгыз Айтматов әсәренә нигезләнгән “Исемдә” спектаклен куя.

21 сентябрь - фестивальнең соңгы көне тамашачыларга Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының “Яр” спектакле белән истә калачак. Фестивальне ябу тантанасы шул ук көнне 18.30да башлана.

тинчурин 2

Спектакльләр театрларның туган телләрендә барачак һәм рус теленә тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк.


Белешмә өчен. Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале беренче мәртәбә 1991 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла. Анда илдәге профессиональ татар театрлары катнаша. 1991-1992 елларда фестиваль театрларның үзләрендә үткәрелә, сезон ахырында нәтиҗәләр чыгарыла. 1994-1999 елларда иҗат коллективларының бердәм мөрәҗәгате буенча чара ел саен түгел, ә ике елга бер мәртәбә Казанда үткәрелә башлый. Бу исә ике сезонда куелган иң яхшы спектакльләрне сайлап алу мөмкинлеген булдыра.

1998 елда ТР Хөкүмәте  тарафыннан төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивален Татарстан башкаласында уздыру турында карар кабул ителә. Шушы һәм кайбер башка сәбәпләргә бәйле рәвештә,  К.Тинчурин исемендәге театр фестивале гамәлдән чыгарыла.

2012 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән Кәрим Тинчурин фестивале торгызылды. Чара татар халкының бөек улы, татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринга 125 ел тулуга багышланды. 2014 елда фестивальнең географиясе киңәйде. Чара халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Бүген фестиваль РФ, Ерак һәм Якын чит илләр территориясендә милли сәнгатьне берләштерү һәм үстерү, иҗади багланышларны ныгыту, милли драматургияне саклау һәм таныту юнәлешендә нәтиҗәле эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев