Логотип Идель
Ялкын

"ВЕНАДА ЙОКЛАП КИТЕП, ПЕТЕРБУРГТА УЯНСАҢ..."

ИСЕҢӘ ТӨШЕР ӘЛЕ, СИН МУЗЕЙДА СОҢГЫ ТАПКЫР КАЙЧАН БУЛГАН ИДЕҢ? АНДА, ҺИЧШИКСЕЗ, БОРЫНГЫ ЭКСПОНАТЛАР, ИСТӘЛЕКЛЕ ЯЗМАЛАР, ФОТОЛАР, СЫННАР, ХАТЛАР БУЛГАНДЫР. ЭКСКУРСОВОД СИНЕ ЗАЛЛАР БУЙЛАП ЙӨРТКӘНДӘ, ҺӘРБЕРСЕ ТУРЫНДА ТӘФСИЛЛӘП СӨЙЛӘГӘНДЕР. ШУЛАЙМЫ? Ә БУ МУЗЕЙ – БӨТЕНЛӘЙ ИКЕНЧЕ. МОНДА СИН – ҮЗЕҢ БЕЛӘН КҮЗГӘ-КҮЗ. ДӨРЕСРӘГЕ, МОҢАРЧЫ БЕРКЕМГӘ ДӘ СӨЙЛӘРГӘ КЫЙМАГАН ЯШЕРЕН ТӨШЛӘРЕҢ БЕЛӘН...


Екатерина СИНЦОВА, Фрейд исемендәге Төшләр музееның директоры: Музейга килгән һәркемнән әзерлек һәм активлык таләп ителә. Чөнки безнең музей башкалардан нык аерыла. Без традицион музейга килгәч, анда экспонатлар, экспонатка беркетелгән аңлатма, язулар белән очрашабыз. Ә монда алар юк. Монда син – билгесез тарафка сәфәр чыккан юлчы кебек.  Монда иң мөһим сорау: син эчке дөньяңның иң ерак почмакларына юл тотарга әзерме?


- Төшләр музее ачу кемнең башына килде?


- Музейга нигез салучы – Питерда яшәүче психоаналитик Виктор Мазин. Баштарак ул Фрейдка багышланган күргәзмә оештыру идеясе белән янып китә. Тик бу идея күргәзмә генә булып калмый, ә чып-чын музей булып әверелә. Лондонда һәм Венада Фрейдның даими эшләп килгән музейлары бар инде. Питер музее – өченчесе. Вена музееның директоры баштарак Питердагы музейның оештырылуына каршы иде. Аны аңлап та була, Фрейд бит Россиядә беркайчан да булмаган. Әмма сүз Фрейдның шәхесе турында түгел, ә аның идеяләренә, бигрәк тә «Толкование сновидений» китабына багышланган музей турында бара бит.


Музейның инсталляциясе Питер рәссамы Владимир Кустов белән берлектә ясалды. (Инсталляция – заманча сәнгатьнең бер формасы, музей пространствосындагы предметларны билгеле бер тәртиптә урнаштырып, бөтен композиция тудыру. – Л.Ш.) Музейның 2нче залында ике якта да витриналар. Аларда Фрейдның тормышы һәм иҗаты белән бәйле предметлар урнаштырылган.


- Витриналарда ниләр бар?


1. Җирдәге төше (тормышы) дәвамында Фрейдка кагылышы булган образлар: ушебти сыннары (кулына эш коралы тоттырып ясалган борынгы сын, хуҗасы үлгәч, үлеләр дөньясында аның өчен кара эшне башкарырга тиеш булган. – Л.Ш.), үлеләргә кидерелә торган маскалар, грек вазалары, вавилон һәм шумер мөһерләре, папируслар һ.б. Күпләр белми дә, әмма Фрейд менә дигән коллекционер була. Аның коллекциясендәге төп экспонатлар Лондон музеенда саклана хәзер. Бездә ─ күчерелмәләре, йә фотолары. 2. Фрейд укыган китаплар. 3. Иллюстрацияләр. Әйтик, Филиппсон нәшер иткән Библиядәге иллюстрацияләр. Бу сурәтләр Фрейдны балачактан ук эзәрлекләгән, ул аларны гомере буе төшләрендә күргән. 4. Хатлар. «Толкование сновидений» хезмәтен язганда алышкан хатларының күчерелмәләре. 5. Объектлар. «Толкование сновидений» китабында искә алынган төп символик объектлар – эшләпә, таяк, гөмбә, күлмәк һ.б. 6. Картиналар. Фрейд белән «төшләнгән» рәссамнар һәм сынчыларның иҗаты...


Музейның 1нче залын без Аң өлеше, яки Якты зал дип атыйбыз. Ә 2нче залны Караңгы зал дип йөртәбез. Чөнки ул кешенең аң төпкеленә, аның иң тирәндәге лабиринтларына багышланган. Бу залга аяк баскан кешенең теләк-омтылышларына карап, нәкъ аныкы гына булган образлар туа. Мәсәлән, син балачакта уйнаган ком өемеңне күрергә мөмкинсең...


- Бу музей нәкъ менә Питер рухына туры килә кебек. Әллә ул башка шәһәрдә дә була алыр идеме?


Виктор МАЗИН, Төшләр музеен оештыручы, психоаналитик, Санкт-Петербургтагы Көньяк Европа Психоанализ институтының теоретик психоанализ кафедрасы җитәкчесе: Петербургның күпчелек музейлары язучылар, сәнгать әһелләре белән бәйле. Без Достоевский, Ахматова, Бродский Петербургы дияргә яратабыз. Алар без бүген белгән Питерның образын тудырган кешеләр. Питерны бер генә тапкыр күрмәгән кешенең дә, гадәттә, бу шәһәр турында үз фикере була. Чөнки ул аны әсәрләрдән белә! Әсәрләрдәге Питер образы чын Питер кебек үк магик көчкә ия.


Төшләр музее шундый шәһәрдә генә була ала. Аның барлыкка килүенә төп сәбәпче дә – китап. Музей 1999 елның 4 ноябрендә ─ Фрейдның атаклы «Толкование сновидений» китабы чыгуына 100 ел тулган көнне ачыла.


Питер Музее урнашкан бинада Фрейдның булганы юк. Әмма, үлеменнән соң, аның өрәге дөнья буйлап атлавын дәвам итә. Ә төшләр... Төшләр шундый нәрсә, аларны аерым урынга, территориягә генә бәйләп куеп булмый. Венада йоклап китеп, Петербургта уянуың да бик мөмкин...


Ә музей зурмы?


Телефоннан еш кына сорыйлар: «Ә музей зурмы?» Җавап бирәбез: «Сезнең үзегездән тора». Төш пространствосы – зур да түгел, кечкенә дә. Ул – һәркемнең үзенеке.


Бездә шундый хәл булды: музейда бер танылган төркем чыгыш ясарга тиеш иде, аларның чыгышын әзерләргә кирәк. Берсе килде, музейны карап чыкты, китте. Аннан – икенчесе. Өченчесе. Соңгысы болай ди: «Берни аңламыйм! Хезмәттәшем кайтты да, анда пространство бик зур, ди, икенчесе, киресенчә, анда бөтенләй урын юк бит, ди. Ә пространство – зур да түгел, кечкенә дә, безнең өчен таман гына».


Атаклы астрофизик Стивен Хокинг ачкан принцип бу: һәркем бары тик үзе күрә алганны гына күрә. Фрейд бу хакта: без дөньяны үзебез булдыра алганча һәм теләгәнчә күрәбез, дигән. Шуңа күрә Төшләр музеендагы Кунак белән Сакчы (музейда экскурсоводлар ролен Сакчылар (Хранители) үти) арасында бары шундый диалог кына була ала:


- Ә бу образ нәрсәне аңлата? – дип сорый Кунак.


- Ә сезнең өчен ул нинди мәгънәгә ия? – дип җавап бирә Сакчы.


Экрандагы төшләр


Музейның иң түрендә ─ экран. Аны портал дип атарга да була. Бу экранга төбәлсәң, аягүрә басып, үз төшләреңне күрә аласың. Бернинди мистика юк. Кешенең психологик үзенчәлеге белән бәйле бу – алдыңда экран тора икән, син аңа психик халәтеңне проекцияли башлыйсың.


Экран музей ачылган көннән эшли. Һич онытасым юк: бер ир килде дә, төшләр күрмәве һәм аларга гомумән ышанмавы хакында сөйләде. Аннары музейны әйләнеп чыкты, экран каршына килеп басты. 20 минутлап басып торганнан соң, әсәренеп, экранда кар каплаган басу һәм анда бүреләр өере чабыша, дип ышандырырга кереште.


Без бүген тоташ Экраннар Чорында яшибез. Телевизор, компьютер экраннарыннан аңыбызга ни генә үтеп керми! Төннәрен йокларга яткач та, әйләнәбез-боргаланабыз, һаман да көндезге образлардан арына алмый газапланабыз. Ә Төшләр музеендагы экранның вазыйфасы башка: ул сине газаплаган образ-символларны ап-ак көзгесендә чагылдыра да, кешене борчулы йөгеннән арындыра.


Кайчак мониторлар белән гипнозланган, зомбиланган затлар музейга килеп керә дә бездәге ап-ак экранга төбәлеп тамаша көтә:


- Йә, кайчан кабызасыз инде бу экранны? Нәрсә дә булса күрсәтәсезме, юкмы?


Һәм без җавап бирәбез:


- Сез әзер булсагыз, Экран әзер! Ул бары тик сезне генә көтә...


Фотолар Төшләр музее архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев