Логотип Идель
Ялкын

«УНИКЕНЧЕ КӨН»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының 12 нче көне киң җәмәгатьчелеккә берьюы 6 “яңа табадан төшкән” титуллар һәм 3 дөнья рекорды тәкъдим итте. Йөзү турнирларын уздыру көннәре эчендә беренче тапкыр көчле җенес вәкилләренә планетадагы иң яхшы вакытны күчереп язу насыйп булды.

Йөзүдә квалификация ярышлары спорт дөньясына яңа дөнья рекорды китерде. Аның иясе – көньяк африкалы йөзүче Кэмерон ван дер Бург. 50 метрлы дистанцияне ул брасс белән 26,62 секундта узды. Уңышка ирешү факты өстенә, КАР вәкиле әле, ниһаять, күп кенә исемнәре танылган коллегаларын куркытып торучы һәм озакка сузылган серияне дә өзде. Эш шунда ки, алда булып узган су мундиалендә барлык дөнья рекордларын да бары тик хатын-кызлар гына куйган булган. Ә ирләр арасында рекордка ирешкән соңгы спортчылар - америкалы Райан Лохте һәм Кытай спортчысы  Сунь Ян. Аларга да бу бәхет күптән - 2011 нче елда Шанхайда елмайган булган. Сүз уңаеннан, бу ике спортчы да Казанда узучы ДЧ-2015тә дан пьедесталына менделәр инде.

"Дөреслектә, минем физик формам идеаль түгел. Әмма үземне узган ел белән чагыштырганда яхшырак хис итәм. Бу, бигрәк тә, минем иңбашыма кагыла. Күнегүләрне яхшырак ясый башлавым аркасында, Олимпиада алдыннан үземә күбрәк ышана башладым. Бигрәк тә, әйбәт әзерләнә алачагыма ышанам. Мин 50 метрда рекорд куелыр дип уйлаган идем, аны яңартырга кирәк иде инде", - диде спортчы.

Кэмерон ван дер Бургның уңышы исә ярты көнгә генә сузылды, кичкә инде британияле Адам Пити әлеге дистанциядә планканы 26,42 секундка кадәр күтәрде. Әмма аңа титул сыйфатындагы матур бонус бирелмәде, чөнки бу рекорд ярымфиналда куелда.

Америка кызы Кэти Ледеки рекорды исә башка нәрсә. Ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә аңа тиңнәр булмады. Аның бу кичтә алтын медаль алачагы хәтта секундомерга карамыйча да билгеле иде. Финишка ул үзе артыннан килүче спортчыдан 15 (!) секундка алдарак килде. Ледеки бер тәүлек алдарак үзе үк куйган рекордны кабат күчереп язды.

“Бу мин көткәннән күпмедер дәрәҗәдә катлаулы булса да, мин үземдә көч таптым. Шул ук вакытта минем көндәшләрем бик көчле иде, бу да миңа ниндидер басым ясады. Барысы да үткәндә калганга мин шатмын. Сәламәтлек? Йөзештән соң минем аякларым мармеладка охшап калдылар, кулларым да авыртты. Әмма дистанциядә җиңү яулавымнан тойган бәхет боларның барысын да икенче планга күчерә”, - дип әйтте дөнья рекордын куйган Кэти Ледеки.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. 1500 м., ирекле стиль.

1. Кэти Ледеки (АКШ) - 15:25.48

2. Лорен Бойл (Нидерланд) - 15:40.14

3. Богларка Капаш (Венгрия) – 15:47.09

4 август. Казан. “Казан Арена”

Аркада 100 метрга йөзүләр Австралия җыелма командасы өчен триумф булдылар, берьюлы ике алтын медаль китерделәр. Ир-атлар арасында Митчелл Ларкинга, хатын-кызлар арасында Эмили Сибомга тиңнәр булмады.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. 100 м, аркада

1. Митчелл Ларкин (Австралия) – 52.40

2. Камиль Лакур (Франция) -52.45

3. Мэтт Греверс (АКШ) – 52.66

4 август. Казан. “Казан Арена”

 

Хатын-кызлар. 100 м, аркада.

1. Эмили Сибом (Австралия) – 58.26

2. Мэдисон Уилсон (Австралия) – 58.75

3. Ми Нильсен (Дания) – 58.86

4 август. Казан. “Казан Арена”

Иң титуллы ярышларның берсендә кичә британияле Джеймс Гай җиңүче булды. Ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә җиңүгә бару юлында ул югарыда телгә алынган Кытай спортчысы Сунь Янны, америкалы Райан Лохтены, шулай ук австралияле Кэмерон Макэвойне һәм Нидерланд спортчысы Себастьян Вершуренны узып китте. Санап кителгән әлеге күренекле исем ияләре арасыннан пьедесталда бары тик Кытай вәкиленә генә урын табылды.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 200 м.

1. Джеймс Гай (Бөекбритания) – 1:45.14

2. Сунь Ян (Кытай) – 1:45.20

3. Пол Бьердманн (Германия) – 1:45.38

4 август. Казан. “Казан Арена”

Ниһаять, соңгы ярыш кичә “Казан Арена” тирәләрен трибуналарның шат тавышларына күмде – җирле публиканың яраткан спортчысы булган россияле Юлия Ефимова брасс белән 100 метрлы дистанциягә йөзүдә алтын медальгә ия булды. Ул финишка Литва спортчысы Рута Мейлутутедан 0,7 секундка алдарак килде.

“Күрсәткечем бик әйбәт булмаса да, 100 метрлы дистанциядә җиңү яулавыма мин бик шатмын. Алтын алтын инде ул. Командага беренче алтын медаль алып килүемә шатмын һәм безнең җыелма команданы киләсе батырлыкларга рухландырдым дип ышанам. Ни өчен Рута икенче кисәктә акрынайдымы? Без барыбыз да дулкынландык. Анда бигрәк тә киеренке момент булды. Дөнья чемпионатының хуҗалары үзебез булганлыктан, бу йөзештә мин җиңелә алмый идем. Шәхсән үзем шуның өчен борчылдым. Соңгы 15 метрда бөтен кызлар да ардылар. Барысы да кемнең һәм ничек итеп финалга килүеннән тора иде”, - дип сөйләде Ефимова.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. 100 м. Брасс.

1. Юлия Ефимова (Россия) - 1:05.66

2. Рута Мейлутуте (Литва) - 1:06.36

3. Алиа Аткинсон (Ямайка) - 1:06.42

4 август. Казан. “Казан Арена”

Америкалы Рэйчел Симпсон өчен Казан суы бик бәхетле булып чыкты. Казансуга спортчы кыз 20 метр биеклектән сикерде. Ул һәм тагын 8 спортчы кыз бүген хай-дайвинг буенча дөнья чемпионы исеме өчен көрәштеләр. Медальләр өчен көрәшкә спортның бу төре буенча Барселонада узган беренче ДЧда катнашкан барлык 3 призер да катнашты. Әмма Казанда аларның берсенә генә хай-дайвинг елъязмасына керергә язган икән. Симпсонның ватандашы Сесислия Карлтонга, гамәлдәге чемпионка исеменнән колак кагып, көмеш белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Симпсонга нәкъ менә Татарстан башкаласы уңыш китерә дип санарга да мөмкиндер, Рэйчелның узгандагы җиңүе шулай ук Казанда – 2014 елда хай-дайвинг буенча узган Дөнья Кубогы кысаларында булган иде.

Казан – чыннан да бик матур шәһәр. Мин, Казанга кире кайтып, яңадан җиңү яулавыма шатмын. Мин каланчада аска карамаска тырышам, үз-үземне бер йодрыкка төйним дә сикерәм. Куркуга килгәндә исә – мин һәрчак платформага менгәндә куркам, әмма үз-үземне кулга алам. Без барыбыз да моның куркыныч спорт төре икәнен беләбез. Мин үзем белән горурланыр өчен сикерәм. Куркуымны куып, аска омтылам. Без һәр сикерүдә куркабыз – чөнки суга җайсыз чумсаң – бөтен тәнең авыртачак. Йога һәм башка практикалар үзеңне җыеп алырга ярдәм итә”,– диде Дөнья чемпионатында беренче тапкыр катнашучы Рэйчел Симпсон.

ДЧ-2015. Хай-дайвинг.

Хатын-кызлар. Каланча, 20 м.

1.Рэйчел Симпсон (АКШ) – 258.70

2. Сесилия Карлтон (АКШ) – 237.35

3. Яна Нестерова  (Белоруссия) – 233.10

4 август. Казан. “Казансу”

Су полосында бүген ир-атлар  турнирының барлык ярымфиналчылары билгеле булды. Дөнья чемпионатының ярымфиналында Сербия - Италия, Хорватия – Греция парлары уйнаячак. Уеннар “Су полосы өчен арена”да 6 нчы августта узачак.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев