Логотип Идель
Ялкын

"УЛЫМ" КОНЦЕРТЫ АЛДЫННАН

6,7,8нче ноябрьдә Илдар Хакимов белән Гүзәл Уразованың концертлары үтәчәк. Бүген алар журналистлар белән очрашып, яңа сезон һәм яңа китап чыгу турында сөйләделәр.

Яңа концерт программасы "Улым" дип атала. Исемне Илдар үзе сайлаган. Китап исә "Бәхет бит ул" дип атала.

Илдар: Бәхет ул - сәламәтлек безнең өчен, беренче чиратта. Чөнки сәламәтлек булса, бәхет һәркемнең үз кулында ул.

Рөстәм Исхаков жырчылардан гламурлыктан китеп, гади кеше тормышын сурәтли торган клиплар төшерәсегез килмиме дип сорады.

Илдар: Ник сез гел гламурлык кына күрәсез? Безнең авыл тормышын чагылдырган, табигатьтә төшерелгән клипларыбыз да бар.

2015-10-26 09.29.50

 

Гөлүсә Закирова: Концертнын исемен "Улым" дип куйгач, тамашачы сезнең улыгызны да күрә алачак, димәк? Күз тиюдән курыкмыйсызмы?

Гүзәл: Концертны улыбыз Самир алып барачак. Ул анда сөйлиячәк тә, ә менә нәрсә һәм ничек икәнен концертка килгән тамашачылар күрер инде.

Илдар: Күз тию дигәннән, без аңа түбәтәй алдык. Күз, беренче чиратта, шул түбәтәйгә төшәр дип уйлыйбыз.

Концертнын сценариен Илгиз Зәйниев язган. Режиссеры - Радик Бариев. Яңа чыккан китапны да шул тамашада кулга төшерү мөмкинлеге булачак.

2015-10-26 09.17.17

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев