"УЛ КЕШЕЛӘРНЕ КУАНДЫРА.."
Апас районыннан килгән хат белән уртаклашуны дәвам итәбез.
Исәнме, «Ялкын» редакциясе! Апас районы Биеш урта мәктәбенең мин укыта торган 6нчы сыйныфында барлыгы 5 укучы белем ала. Сезнең бәйге турындагы хәбәрне алгач, һөнәрләр темасына сыйныф сәгате уздырдым. Әйдәгез, бу бәйгедә барыбыз да катнашыйк әле дигәч, укучыларым бик теләп ризалаштылар. Икенче көнне үк язма эшләрен әзерләп тә килделәр. Сезнең игътибарга укучыларымның шул язмаларын җибәрәм.
Ихтирам белән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая ХИСАМОВА.
Дөньяда һәрбер һөнәр мактаулы, һәрбер һөнәр кирәкле дип сөйләде безгә сыйныф җитәкчебез. Мин шулвакыт әниемнең һөнәре турында уйлап утырдым. Әнием кибеттә идән юучы булып эшли. Көн буена күпме кеше керә бу кибеткә. Кешеләр биредәге чисталык һәм тәртиптән канәгать булсыннар дип тырыша ул.
Чисталык бит матурлык белән янәшә яши. Алар икесе бергә булганда, кешеләрнең кәефен күтәрә. «Кешеләрнең күңелен күтәрү, аларга чисталык, матурлык бүләк итү үзе бер бәхет», ― ди әнием. Минем бу хакта моңарчы уйланганым юк иде. Ә синең?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев