Ялкын
"УКЫТУЧЫМ – ҖИҺАН КӨЗГЕСЕ!"
Укытучым – җиһан көзгесе!
Бөтен матурлыкның өлгесе!
Киләчәкнең якты билгесе!
Бәхетне юк читтән эзлисе.
Һәрбер сүзе чишмә суы төсле
Челтерәп ага ерак-еракка,
Зәм-зәм суы сыман шифа бирә,
Дәва бирә һәрбер йөрәккә.
Явыз көчләр безгә тия алмас,
Укытучым янда булганда.
Ата-ана кебек ярдәм итә,
Авырлыклар килеп туганда.
Бәллүр савытлардан гына
Сыйлар идем үзегезне,
Дөньялар сафланып китә
Күргәч Сезнең йөзегезне.
Бу дөньяның барча малы
Торып торсын бер читтә,
Раббым биргән бүләк бит сез
Алыштырмабыз һич тә.
Сезнең хезмәт – халкым өчен нигъмәт!
Бәя куеп булмый сатарлык.
Аллаһ бирсен Сезгә иман тәмен,
Сәламәтлек һәм дә сабырлык.
Бөтен матурлыкның өлгесе!
Киләчәкнең якты билгесе!
Бәхетне юк читтән эзлисе.
Һәрбер сүзе чишмә суы төсле
Челтерәп ага ерак-еракка,
Зәм-зәм суы сыман шифа бирә,
Дәва бирә һәрбер йөрәккә.
Явыз көчләр безгә тия алмас,
Укытучым янда булганда.
Ата-ана кебек ярдәм итә,
Авырлыклар килеп туганда.
Бәллүр савытлардан гына
Сыйлар идем үзегезне,
Дөньялар сафланып китә
Күргәч Сезнең йөзегезне.
Бу дөньяның барча малы
Торып торсын бер читтә,
Раббым биргән бүләк бит сез
Алыштырмабыз һич тә.
Сезнең хезмәт – халкым өчен нигъмәт!
Бәя куеп булмый сатарлык.
Аллаһ бирсен Сезгә иман тәмен,
Сәламәтлек һәм дә сабырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев