Логотип Идель
Ялкын

"УЙ Н/Л АП ЯШӘ"

Уеннар уйнарга яратасыңмы?  КЕМ ГЕНӘ «ЮК» ДИП ҖАВАП БИРЕР ИКӘН МОНДЫЙ СОРАУГА?! Җәмгыятьнең акыллы башлары уеннарның бихисап төрләрен уйлап тапкан  – СПОРТ, КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫ, АЗАРТЛЫ, ХӘРӘКӘТЧӘН УЕННАР – җаның теләгәнен сайла. Без сиңа бүген уенның интеллектуаль төрен тәкъдим итәбез – МАНТЫЙК ҺӘМ ИГЪТИБАР ХӨКЕМ СӨРГӘН ДӨНЬЯГА РӘХИМ ИТ.

Гадәттә, уеннар бары күңел ачу йә булмаса вакыт уздыру өчен уйнала. Ә менә логик (мантыйкый) уеннарның (мәсьәләләр) максаты – күңел ачу белән беррәттән акыл тарафларын эшкә җигү, игътибар, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Ул гына да түгел, синең мәктәп программасында булган күп кенә фәннәрдән база белемнәренең дә кирәге чыгып куюы бар. Киттек! Ә, тукта, онытканмын. Логик мәсьәләр турында безгә үзенең шәхси тарихларыннан чыгып Идел исемле яшьтәшең бәян итте. Менә хәзер киттек!

Буш бүлмә тарихы
рисунок 1
Моңсу көз көннәре үтеп, салкын кыш җиткән вакыт. Мәктәптә – кышкы яллар. Идел, салкын тидереп, физикадан артта калу сәбәпле, өстәмә дәресләр алырга укытучысының өенә килергә тиеш була. Ну кемнең инде кышкы салкын көннәрдә дәрес укып утырасы килсен?! Идел дә барасы килмичә, өстәмә дәресне тозлый. Кич белән өйләренә физика укытучысы килеп кермәсенме! «Ни өчен миңа дәрескә килмәдең?» – ди ул. «Мин, апа, өегезгә килдем. Башта тәрәзәдән генә карап сезнең андамы-юкмы икәнне белергә булдым. Тәрәзәдә – ак рәсемнәр. Тыным белән эретеп карадым – сез юк, ишек ябык. Шуннан сез өйдә түгелсездер дип, өйгә кайтып киттем». «Ай-яй, борчакны мул сибәсең, Идел», – ди шунда укытучы, малайның алдавын шундук аңлап. Укытучы Иделнең ялганлаганын ничек аңлый?

Бизәлгән чыршы тарихы

рис2
Иделгә мәктәпнең бер бүлмәсендә чыршы бизәргә кушалар. Малай бу эшкә теләмичә генә алына. Чыршыны куеп бетерә генә, дусты Әнвәр килеп җитә. Идел Әнвәрдән чыршыны бизәп бетерүен үтенә, үзенең кулы авырту сәбәпле (алдалый, билгеле) бу эшне башкарып чыгара алмавын әйтә. Әнвәр Иделнең хәленә керә, эшне үзе башкарып чыга, Идел исә өенә кайтып китә. Икенче көнне мәктәпкә килгәч, сыйныф җитәкчеләре Иделне чыршыны матур итеп бизәве өчен мактый. «Әйе, апа, шундый тырыштым, шундый тырыштым, арып беттем. Утларын элеп, кабызганнан соң, төрле төсләр белән уйнап яктыртуын күргәч, үземә дә рәхәт булып китте», – дип шапырына егет. Укытучы уйга кала һәм.... Иделне ачуланырга тотына. Малайның ялганы ничек ачыклана?

Кем гаепле?

рис 3
Апа, ант итәм, коридорда йөгергән кеше мин түгел идем.
Кем булыр икән соң ул, әле генә йөгереп узды бит?
Белмим шул...
Ә үзеңнең гаепсез икәнеңне ничек исбатлый аласың?
Мин лабораториядә сез кушкан кәгазьләрне аралап, тәртипкә салып утыра идем. Кинәт ут сүнде. Урындыкка басып, лампаны алыштырыйм дигән идем, аның кайнар икәнен онытканмын – кулымны пешердем һәм, авыртудан тетрәп, урындыктан егылып төштем. Күпмедер вакытка аңымны да җуйганмын...
Ну Идел, таз да инде үзең!
Апа, ник алай дисез?..
...

«Оста шахматчы» тарихы

рис4
Район спорт үзәгендә шахмат ярышларына әзерлек бара. Иделнең дә бу ярышларда катнашасы, берәр нинди яхшы бүләккә лаек буласы килә. Интернеттан карап кына уенның кагыйдәләрен өйрәнә дә, ярышларга исемлекләр төзү өчен җаваплы булган сыйныф җитәкчесенә барып ялына: «Апа, мине дә ярышларга алыгызчы, мин бик оста уйныйм. Узган җәйдә лагерьда беренче урын яулаган идем». Ярар, сынап карамакчы була шунда укытучы Иделне, шахмат тактасы янына килеп бер уен ситуациясен тезеп куя, һәм малайга дәшә, тактада бар да тәртиптәме икәнен сорый. Идел тактага караш ташлап ала да, башын селки. Ләкин укытучы апасы көлеп җибәрә: «Егетем, ышана яздым үзеңә. Яле, хәзер өеңә кайт, киләсе айдан шахмат түгәрәгенә язам үзеңне, шөгыльләнергә килерсең». Идел аптырашта кала. Сыйныф җитәкчесе ничек итеп малайның алдалавын сизә?

Беләсеңме, әлеге фаш ителүләрдән соң Идел акылга утыра, башка алдаламас була. Әле менә кичә генә хаты килеп төште. Амазонка бассейны тирәсендә ауланган арысланның тиресен карарга музейга барам дип язган.

Җаваплар:
Буш бүлмә тарихы. Мәсьәләнең чишелеше бик гади. Кышкы тәрәзәләрне исеңә төшер. Алар тыштан түгел, ә эчтән боз белән капланалар. Димәк, тыштан тын белән өреп аларны эретеп булмый. Физиканың элементар законнарын белмәү Иделне фаш итә.
Бизәлгән чыршы тарихы. Укытучы бик игътибарлы һәм электротехникадан хәбәрдар булып чыга. Гирляндада бер лампочка урыны буш. Ә электрик система кануннары буенча әгәр бер лампочка яна яисә ул гомумән юк икән, гирлянда бөтенләй яктыртмаячак. Идел үз-үзенә шулай итеп чокыр казый.
Кем гаепле? Идел лампага гомумән кагылмаганы көн кебек ачык! Лабораториядә люминесцент лампа куелган, ә мондый лампалар – суык ут лампалары, алар 40-45 °С тан да югары температурага кадәр кызмыйлар. Без күнеккән гади «Ильич лампочкалары» исә 135 °С (100 Ваттлысы), 165 °С ка (200 Ваттлылары) кадәр кызарга мөмкин. Менә аларга тигән булса, кулы нык пешәр иде малайның. Димәк, ул алдаган булып чыга. Коридорны дер селкетеп йөгереп йөрүче – Идел.
«Оста шахматчы» тарихы. Әгәр шахмат кагыйдәләрен ныклабрак өйрәнгән, күбрәк шөгыльләнгән булса, Идел гади бер шартны белгән булыр иде: шахмат тактасының уенчыга караган ягының уңда урнашкан шакмагы ак булырга тиеш.

P.s. Әле генә «челтәр»дән карадым. Амазонка бассейнында арысланнар яшәми икән ләбаса! Ну Иде-ел!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев