Логотип Идель
Ялкын

«УБЫРЛЫ КАРЧЫК КОТЫРТА!»

Дустым, сине бер әкият герое белән таныштырасым килә. Ул һәркемгә таныш. син дә аны беләсең!

Яшәгән ди, булган ди... юк, әби белән бабай түгел, әйтик, гади генә бер малай. И-и-и сәләтле, бар яктан да килешле, ди, ул. Лә-ә-әкин... бер җитешсезлеге бар – ул би-и-ик ялкау булган. Нәрсә генә эшләсә дә, китап укумы, өй эшендә булышумы – барысына да җиң сызганып керешкәнче, чәй эчеп, компьютерда уйнап, аннары бераз ятып торырга яраткан. Сиңа да танышмы бу халәт? «Әйе» дип әйтәсең икән, бу язма синең өчен!

Шоколадлы стимул

Ялкаулыкны ничек җиңәргә соң? Моның серләрен ачып салганчы, башта аның озын-озак еллар җәелеп үскән тамырларына күз салыйк. Ул каян барлыкка килә? Бу сорауны 10-12 яшьлек мәктәп укучыларына биргән идем. Берсе – эшсезлектән, икенчесе – белмим, өченчесе – эчтән, ә дүртенчесе бөтенләй – диван астыннан, дип җавап бирде. Юк, ул диван астыннан да, эшсезлектән дә килми... Игътибар иттегезме, өченчесе – эчтән, дигән иде... Ул аны корсактан дип әйтергә теләгәндер инде, әмма эч сүзен ике мәгънәдә аңларга була бит. Әгәр кешенең эченнән, ягъни үзеннән дип уйлаган икән, аңа «афәрин» дибез! Гомумән, барлык эш-гамәл, шулай ук эшсезлек тә кешенең үзеннән килеп чыга.

Әкият геройларына күз салсак, ялкаулык роле убырлы карчыкка килешер иде. Ул да бик хәйләкәр, һәрчак кешене алдап кына тора, балаларны сихерли. Ялкаулык – вакытны сузучы, хәтта кайбер очракта үтерүче дә! Ул эшсезлектән түгел, киресенчә, эш булганнан килеп чыга. Шул эшне үтәмәс өчен, кешегә төрле сәбәпләр өләшә, ул тик утырсын өчен ни генә эшләми: ашау, йоклау, уйнау, хәтта бәдрәфкә барып килү теләге дә уята. Убырлы карчык та кешенең вакытын урлый, колагына гипнозлы сүзләр пышылдый.

Ялкаулыкның ачык формасы ул – иренү, ягъни эшләргә теләк булмау. Ә аның әле тагын ябык, күпкә тирәнрәк формасы да бар. Игътибар иткәнең бармы: берәр нәрсә эшләргә җыенганда, шундук «Хәзер-хәзер... ашап кына алыйм да», йә «Йоклап алгач, ә-ә-ә юк, иң яхшысы – иртәгә!» дигән уй башка килә. Ялкаулык һәр кешедә дә бар. Ләкин аны җиңеп була!

Гадәттә, андый вакытта мин башта үземә стимул куям. Стимул ролендә еш кына – яраткан шөгылем яисә ризыгым. «Альбина, бу эшне эшлә дә, аннары гитарада уйнарсың, шоколад ашарсың!» – дим үземә. Монда иң мөһиме – үз-үзеңне бик яраткан әйбер белән ымсындыру. Теләмәгән әйбер уйласаң, син шунда ук җиңелдең дигән сүз!

Кар яудырма!

Шулай итеп, беренче котырту артта. Эш башланды... Хоп! Тагын килеп чыга бу убырлы карчык! «Булды, җитәр, инде күп эшләдең, иртәгә дәвам итәрсең», – ди! Монда инде аңа бирешмичә, «Юк, калган эшкә кар ява» дип, эшеңне ахырга җиткереп бетер! Шуңа күрә үзеңә «Бу минем өчен бик мөһим, әгәр мин моны ХӘЗЕР эшләп бетермәсәм, мин фәлән-фәлән түгел!», – дияргә кирәк. Инде бер утыруда барлык эшеңне үтисең икән, димәк, максатыңа ирештең дигән сүз! Кабат афәрин!

Димәк, ялкаулыкны стимул һәм ихтыяр көче белән генә җиңәргә була! Әлбәттә, аны җиңәргә кирәк, чөнки ул һәрчак вакытыңны урлый, сине уңайсыз хәлдә калдырырга омтыла! Мин бу мәсьәләдә бик саран кеше, чөнки вакытымны убырлы карчыкка бирәсем килми! Шуңа күрә син дә, дустым, аның белән көрәш. Һәм, нәтиҗәдә, җиңү яула! Ул да тик тормыйча, көрәшен дәвам итәчәк. Ул сиңа: «Тагын биш минут кына ятып тор да торырсың», – ди. Әһә-ә-ә! Син моны үз теләгең дип уйлый идеңме?! Юк шул, ул убырлы карчык котыртуы! Зиһенеңне шушындый начар уйлар белән томаларга ирек бирмә! Ялакулыкны тыңламасаң, әти-әниең синең белән горурланыр, үзеңә карата хөрмәтең артыр һәм дусларыңа да үрнәк була алырсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев