Логотип Идель
Ялкын

ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН ПРЕМИЯ БИРӘЛӘРМЕ?

Бирәләр икән менә... Бик беләсегез килсә, итальян журналисты, сәясәтчесе һәм пацифисты Эрнесто Теодоро Монетага нәкъ менә тынычлык өчен Нобель премиясе тапшырганнар! 1907 елда аңа һәм Луи Рено дигән тагын бер пацифистка бирелә әлеге премия.  Моныта нинди кеше булган соң дисәгез, аның тормыш юлын һичшиксез укырга киңәш итәр идек. Кыскачасы болайрак, Монета 1833 елның 20 сентябрендә Миланда туа. 15 яшендә үк ул 1848 елгы «Миланның биш көнендә» - миланлыларның Австриягә каршы фетнәсендә катнаша. Шуннан соң ул Пьемонтта, Ивреада хәрби академияне тәмамлый һәм Гарибальдиның «Меңнәр походы»нда (Сицилиядә, 1859 ел) һәм 1866 елгы Австро-итальян сугышында катнаша. Нәтиҗәдә, үзенең милләтчел ышануларына карамастан, Монета тынычлык өчен хәрәкәт активисты була. 1867-1896 елларда ул II Secolo дигән демократик газетаның мөхәрире булып эшли. 1887 елда Милләтләр Лигасы оештыруны һәм коралсызландыруны таләп иткән «Тынычлык һәм арбитраж өчен Ломбард лигасына» нигез сала. Бу гамәлләре өчен 1907 елда ул Луи Рено белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Гомеренең соңгы елларында Монета, милләтчел ышануларын пацифистлыктан артыграк күреп, 1912 елгы Итальян-төрек сугышын һәм 1915 елда Италиянең Беренче бөтендөнья сугышына керүен хуплый. Эрнесто Теодоро Монета 1918 елның 10 февралендә Миланда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев