Логотип Идель
Ялкын

«ТЫЛСЫМЧЫ БАБАЙ»

Җир шарында беркем белмәгән,беркем күрмәгән, исемен дә белүче булмаган бер авыл бар икән. Бу авылда ап-ак сакаллы бер бабай яшәгән. Ике генә йорты, түбәсез сарае булган ди бу бабайның. Шушы түбәсез сарайда яшәгән моның кәҗәсе. Сөт тә бирми, йон да бирми икән бу кәҗә. Көннәрнең берендә, бабай сарайга чыккан да, әйткән:

- И, кәҗә, кәҗә, синнән бер файда да юк.Сөт тә, йон да бирмисең.Мин сине базарга алып барып сатармын инде.

Шул сүзләрдән соң кәҗәкәй кеше теле белән сөйләшә башлаган:

-Сатма мине, бабай, башкалар миннән аш пешереп ашарлар. Мин синең өч теләгеңне үтәрмен,- дигән кәҗә.

Бабай уйлаган, уйлаган да, ризалашкан.Төне буе уйлаган бу, йокламаган. Ниһаять, таң аткач, кәҗә янына чыгып, үзенең теләкләрен җиткергән:

-Тыңла мине,кәҗә, мин инде үз тормышымны үттем. Күрәсемне – күрдем, кичерәсемне- кичердем. Шатлыгым да булды, кайгым да.Син үтәрлек өч теләгем юк минем. Берсен генә үтәсәң иде,- дигән.

-Ярар, бабакай,ничек әйтәсең, шулай булыр, тыңлыйм,- дип җавап биргән.

-Миңа таяк кирәк,-дип кызык кына башлаган үз сүзен бабай.- Гади генә түгел, тылсымлы булсын. Мин ул таякны селкеп алгач, барлык теләкләр чынга аша торган булсын!

Бу сүзләрне әйтеп бетерүе булган, кәҗә сакалын селкетеп алган да, бабайның кулларында тылсымлы таяк барлыкка килгән.

Икенче көнне бабай,капчыгын тотып, юл гизәргә чыккан.Ул юлында очраган һәркемгә яхшылыклар теләп, таягын селки торган булган.Саусызга саулык теләп, хәерчегә аш-сау, әти-әнисез балаларга гаилә теләп йөри икән бу бабай.

Әкиятчеләр сүзенчә, бүгенге көндә дә аны очратучылар бар, ди.

Әйдәгез без дә, шушы бабай кебек яхшы күңелле булыйк. Үзебезне генә түгел, башкаларны, мохтаҗларны да кайгыртып яшәсәк кенә, яхшылыклар үзебезгә әйләнеп кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев