Логотип Идель
Ялкын

«ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН ФЛЭШМОБ»




Татар яшьләре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, «Вконтакте» һәм Instagram социаль челтәрендә #MinemYaratkanTatarTelem хэштегы белән  флешмоб башлап җибәрде. Тукай флешмобына билгеле шәхесләр, Россия өлкәләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар кушылды.2_9Флешмобның максаты - яшьләр арасында Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуны арттыру, интернетта татар телен популярлаштыру, аның аралашу даирәсен үстерү.  Шуңа күрә флешмоб вакытында Тукай шигырьләрен төрле милләт вәкилләре сөйли, укый. Бу флешмобның төп үзенчәлегенең берсе. Мисал өчен,  Корея туристы, Мәскәү шәһәре рус яшьләре Тукай шигырьләрен укып видеога төште.Флешмоб “Хәзер Тукай шигырьләре ничек яңгырар иде? Тукай нинди темаларга язар иде? Нәрсәне тәнкыйтьләр иде?” дигән сораулар белән башланды. Флешмобта катнашучылар сорауларга төрлечә җавап бирә. Күпләр Тукай милләт язмышы турында язар иде дип санаса да, кайберәүләр шагыйрь IT темаларын күтәрер иде дип уйлый. Бер төркем галимнәр Тукай шәхес культы корбаны булыр иде дигән фикердә.Тукай флешмобында балалар, яшьләр, шулай ук әти-әниләр дә актив катнаша. Иң мөһиме - Тукайга багышланган чарага Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Мәскәүнең “Мәдинә” рхи ансамбле, Россиянең театр һәм кино артисты Риналь Мухаметов, Камал театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәви, әдип Рабит Батулла, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, КФУның ректор урынбасары Рияз Минзарипов, юморист һәм ди-джей Әбри Хәбриев һәм башка бик күпләр кушылды.

Мисал өчен, җырчы Наилә Фатехова Тукай Мәскәү татарларын күрсә, “Без үлмәдек, без уяндык, без уйландык”, дияр дип мөрәҗәгать итте. Ә КФУ проректоры Рияз Минзарипов Тукай шигырен заманча итеп үзгәртеп, “Һич сине куркытмасыннар БДИ һәм ГИАлар, Барчасы гади, - дияр тырышып укыганнар”, дип укыган.

Тукайга багышланган флешмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Флешмобның хэштэглары: #Тукаебыз #TuqayAndWe  #Тукай130




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев