Ялкын
«ТУКАЙГА АЧЫК ХАТ»
Укы китап, тап җаен!
Тукайга киләм мин язын,
Аның белән серләшәм.
Дөнья, ахирәт турында
Апуш белән сөйләшәм.
Тукайга киләм мин җәен,
Аның белән серләшәм
Зифа каеннар турында,
Әдип белән киңәшәм.
Тукайга киләм мин көзен.
Шүрәлене эзлим мин
Унберләрем китте ВУЗга
Артларыннан күзлим мин.
Тукайга киләм мин кышын
“Су анасы” нишли икән?
Мине шундый сорау борчый
Башка җиргә күчми микән?
Тукайга киләм мин көндә.
Ел саен китабын җыям
Белем чишмәсе артыннан,
Тулмады әле оям.
Артымнан ун кеше килә.
Иҗат әле саекмас
Укыйлар да киләләр,
Акыллары аекмы?
Аллага шөкер итәбез!
Ул бит безгә бирүче
Күңелдәге уйларны да
Белүче һәм күрүче.
Һәр ел саен Тукай көне
Минем өчен көнсаен
Укучым, сиңа эндәшәм:
Укы китап, тап җаен!
Тукайга киләм мин язын,
Аның белән серләшәм.
Дөнья, ахирәт турында
Апуш белән сөйләшәм.
Тукайга киләм мин җәен,
Аның белән серләшәм
Зифа каеннар турында,
Әдип белән киңәшәм.
Тукайга киләм мин көзен.
Шүрәлене эзлим мин
Унберләрем китте ВУЗга
Артларыннан күзлим мин.
Тукайга киләм мин кышын
“Су анасы” нишли икән?
Мине шундый сорау борчый
Башка җиргә күчми микән?
Тукайга киләм мин көндә.
Ел саен китабын җыям
Белем чишмәсе артыннан,
Тулмады әле оям.
Артымнан ун кеше килә.
Иҗат әле саекмас
Укыйлар да киләләр,
Акыллары аекмы?
Аллага шөкер итәбез!
Ул бит безгә бирүче
Күңелдәге уйларны да
Белүче һәм күрүче.
Һәр ел саен Тукай көне
Минем өчен көнсаен
Укучым, сиңа эндәшәм:
Укы китап, тап җаен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев