Логотип Идель
Ялкын

«ТУКАЙ ҺӘРКЕМГӘ ЯШЬТӘШ»

Тукайның олуг юбилее хөрмәтенә бик күп бәйрәмнәр оештырыла. Без дә мәктәп укытучылары һәм укучылар арасында сораштыру үткәрдек. Тукай бүген кабат иҗат итсә, ул нинди темаларга язар, нәрсәне тәнкыйтьләр, ниләрне хуплар иде дигән сорауларга җавап эзләдек. Ә җаваплар, чыннан да, уйландыра, рухландыра торган булды. Тукай халкы күңелендә яши, ул һәр елны милләттәшләрен шигырь бәйрәменә җыеп берләштерә диючеләр күп булды. Күпләр бөек Тукайның сөйгән халкын уятуы һәм уйландыруы, милли моңнарны җырлатуы, җирдә яшәү мәгънәсен аңлатуы хакында горурланып сөйләделәр.


Милләттәшләребез туры Тукайның бүген дә, гадәтенчә, антына тугры калып, халкына хезмәт итәчәгенә һич шикләнмиләр икән. Әлбәттә, кәрәзле телефон, IT технологияләр дә аннан читтә булмаслар, интернетны ул максатчан куллана белер, тик шулай да шагыйрь техникага мөкиббән китмәс, рухи шатлык өләшүче каләмгә өстенлек бирер, виртуаль дөньяны түгел, тормышны сөяр иде дип саныйлар. Әңгәмәдәшләребез туры Тукай заман проблемаларына үз фикерен әйтәчәк, доллар үсүен, юлларның төзексезлеген тәнкыйтьләячәк, укучыларга:


«БДИ һәм ГИАдан курыкмагыз, Ходай биргән гомеребез алардан кыйммәтрәк!» - дип киңәш итәр иде дип уйлыйлар. Бөек Тукай мөнбәрләрдән татарча сөйләргә оялмас, горурланып, милли кием, түбәтәйдән йөрер иде дип саныйлар. Азатлык, дуслык илендә Тукай һәркемгә кардәш булыр, һәммәбезгә тигез карар, бай-ярлыга бүлмәс.


Йөз утыз яшькә җитсә дә, һич картаймый, ул яшь булып кала. Чыннан да, Тукаебыз һәр буынга яшьтәш, иптәш, дус, туган.


Җыйган мәгълүматларыбызны бергә туплап, бөек шагыйрьнең туган көне хөрмәтенә флешмоб әзерләдек. Шигырь бәйрәмендә райондашларыбыз каршында ясаган чыгышыбыз тамашачыларга бик ошады. Иҗат җимешебезне в контактега урнаштырдык.
Белеп торсыннар: без, Тукай оныклары, бөек шагыйребез белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев