Логотип Идель
Ялкын

ТУКАЙ БРЕНДМЫ, ӘЛЛӘ ИДОЛЛАШКАН ШӘХЕСМЕ?

Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга сөйләшүләрне дәвам итеп, 19 апрель көнне “ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссия оештырды. Спикерлар арасында Разил Вәлиев, Хатыйп Миңнегулов, Рабит Батулла кебек аксакалларыбыз да, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәдиф Кашапов кебек талантлы яшьләребез дә бар иде.

Дискуссияне шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев: “Тукай - үзе үк үзенә бәя биргән шәхес, аның шигырьләрен укыгач, кем икәнен аңлыйсың, ул артык тыйнакларны яратмый, чөнки артык тыйнаклык мокытлыкка илтә. Тукай бик горур кеше була һәм тартынмыйча Пушкиннар белән янәшә атлый. Тукайның бөеклеге – аның милләт язмышы белән яшәвендә”, - сүзләре белән башлады.



Очрашу барышында яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

Шагыйрь, ТРның Премьер-министры секретариатының баш референты Рүзәл Мөхәммәтшин: “Тукайдан икона түгел, бренд ясарга кирәк. “Тукай конфеты”, “Тукай сабыны”, Тукай портреты төшерелгән футболкалар чыгарылса, яхшы булыр иде”.

Татар яшьләре активисты Рәдиф Кашапов: “Тукай үлгәч, аның исеме белән конфет чыгара башладылар. Брендка әверелү шәхеснең чын сурәте халыктан ерагаюга китерә”.

Разил Вәлиев исә аңа җавап итеп: “Әгәр ул халыктан ерагайган булса, Тукай китаплары тузан җыеп ятар иде, ә чынлыкта, аларны кырып-себереп алып бетереп баралар, күптән түгел дөнья күргән “Тукай энциклопедиясе”н генә алыйк, аны хәзер бер җирдән дә табып булмый”. Сүз уңаеннан, 2017 ел башында дөнья күргән әлеге энциклопедиядә 2360 мәкалә урын алган, алар 25 ел дәвамында 137 автор тарафыннан язылып тупланган.



Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла: “Тукайның кайсы күзенә ак төшкәнен кем әйтә ала? Без бу шәхес турында вак детальләргә кадәр белергә тиеш”. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев ярымшаяртып: “Монда ике генә вариант бар”, - дип җавап кайтарды.

“Тукайның кимчелекле якларын балаларга өйрәтү кирәкме?” соравына Разил Вәлиев болай диде: “Балага бит тууга теләсә нәрсә ашатмыйбыз, башта сөт эчертәбез, аннан соң гына әкренләп тозлысын-борычлысын бирә башлыйбыз. Бу очракта да шулай”.

Музей турында сүз кузгалгач, Разил Вәлиев: “Тукай музее бик кечкенә, анда Тукай сыймый”, - диде, шулай ук музейның төсе сары булуына ризасызлык та белдерде. “Аңа тора-бара “сары йорт” кушаматы берегеп калырга мөмкин”, - диде ул. Г.Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова исә моның алардан тормавын, бинаның төсе, төзелеше архитекторлар тарафыннан хәл ителүен әйтте.

Тукай турында сөйләп сүз бетми, Батулла әйтмешли: “Тукай – яшенүткәргеч, ул, ике арага ятып, халкын коткарган кеше. Тукай – шәм, ул бездән ерагайган саен ныграк яктыртачак”.



“Татар театры: югалту һәм табышлар” дип исемләнгән киләсе дискуссия 17 май көнне шул ук урында узачак.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев