Логотип Идель
Ялкын

ТҮГӘРӘК УЕН ФЕСТИВАЛЕ - КЫРЫМДА

Түгәрәк уен фольклор һәм этнография фестиваленең быелгысы - якын туганнарыбыз кырым татарлары яшәгән ерак Кырымда уза. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар кардәшләребез берничә көнлек юл үтеп, Бахчасарай районында җыелдылар.
Быелгы фестиваль диңгез ярында үтүе белән генә түгел, программасы белән дә аерылып тора. Элек коллективлар үз йолаларын, җырларын, уеннарын күрсәтеп, көч сынашкан булса, быел бәйге өлеше юк. Фестиваль туганнар җыены, зур бәйрәм рәвешендә бара. Шуңа күрә диңгез ярына үзган елларда үзләрен иң шәбе итеп күрсәткән коллективлар җыелган.

Түгәрәк уен 2

Алар арасында "Ялкын"ның элекке дуслары - "Шытыр-шатор" һәм "Болгар" ансамбльләре дә бар.


[caption id="attachment_10121" align="aligncenter" width="1180"]Түгәрәк уен 3 "Болгар" ансамбле Кырым авылында кунакта[/caption]

Әле кичә генә безнең дусларыбыз Бахчасарай районынынң Табачное авылына барып, концерт куйдылар. 500 кешелек заны кыздырып кайтты алар. Дөрес, Табачное халкы да җавапсыз калмады - мәктәп укучыларының тынлы уен кораллары оркестры яшьләрне генә түгел, җыенга килгән апа-абыйларны, әби-бабайларны да биетте.

Түгәрәк уен 6

Кырым белән танышу


Кырым бик зур, ә вакыт бик аз булганга күрә, Түгәрәк уен фестиваленә җыелган егетләр-кызлар Кырым белән Миниатюраналар паркында таышты. Бу парк - Кырымның кечерәйтелгән варианты. Гулливер кебек хис итәсең үзеңне паркта йөргәндә. Аның каравы башка җирләрдә булмаган мөмкинлек - биналарны астан өскә генә түгел, өстән аска да карарга була.

түгәрәк уен 8

Ә тагын бу паркта, киресенчә, без күнеккәннән күпкә зуррак мультфильм геройлары яши.

Түгәрәк уен 8

Түгәрәк уен җыены 20нче сентябрьдән 24нче сентябрьгә кадәр бара. Бүген җыен кунаклары кайчандыр татар мәгърифәтен үстерү өчен дә өлеш керткән, безнең бабайларны җәдиди ысул белән укытырга өндәгән, төрки халыклар өчен кадерле "Тәрҗеман" газетасын чыгарган Исмаил бәй Гаспринский белән танышачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев