Логотип Идель
Ялкын

ТУГАН ТЕЛНЕ САКЛЫЙК!

«Тел, тел», — диебез, тел нәрсә! —
Әгәр телә белмәсә:
Бәгырьләрне телә-телә
Усал көлә белмәсә,
Йомшарып, тасма телләнеп
Җанга керә белмәсә?!

Өнди ул әдәпкә дә,
Күндәм ул әләккә дә.
Ләчтит саткан да шул тел,
Дан тараткан да шул тел,
Тәнкыйтьченең авызында
Эшсез яткан да шул тел.

Телнең ачысы була,
Телнең төчесе була:
Ачысын да, төчесен дә
Татыр кешесе була.
Ачы тел — хак агайда,
Төче тел — ялагайда:
Төче тел бик кирәк була
Тәлинкә ялаганда.

Телнең тияге булмый,
Телнең сөяге булмый.
Никадәрле сөйләсә дә
Телнең сөяле булмый.
Эшләгәннең — кулында,
Сөйләгәннең — телеңдә.
Телнең серен белим дисәң
Хикмәт телнең төбендә.

Тел шигырьләр дә укый,
Тел вәгазьләр дә тукый,
Тел елата, юата,
Матур уйлар уйлата,
Йә үрти, йә көлдерә,
Уңдыра йә бөлдерә.
Сөйдергән дә тел генә,
Көйдергән дә тел генә...

Тел шикелле универсал
Бу дөньяда бер генә.
Телең барында бер дә
Сүз әйталмый тилмермә:
«Телем — дошманым!» — дип әйтеп,
Телгә телең тидермә.

Уе юкның — теле юк,
Теле юкның — иле юк.
Илен санга санамаган
Телсездән дә тиле юк.

Нури Арслановның “Тел” шигырендә телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте бик тулы чагылган. Кешеләр арасында телдән башка тулы канлы аралашу мөмкин түгеллеге әйтелгән. Чыннан да, тел – кешеләр аралашуында иң әһәмиятле чара. Тел җәмгыятькә бәйле, һәм җәмгыять үсеше өчен гаять әһәмиятле.


Чарлз Дарвин кешене могҗиза һәм дөньяның даны дип атаган. Аралашу ихтыяҗы булмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмас иде. Тел җәмгыятьтә генә, билгеле бер коллективта гына барлыкка килә. Тел, кешеләр коллективында туып, коллективта гына яши ала. Баланың кайсы телдә сөйләшә башлавы аның тәненә, чәченә, күзенә һ. б. ларга карамый, ә аның тирәсендәге кешеләр нинди телдә аралашуга бәйле була. Бала чакта чит телдә сөйләшә торган гаиләгә эләккән балаларда туган телләрен оныту очраклары шактый еш була. Әгәр бу телдә сөйләшүче булмаса, олы кеше дә үз телен онытырга мөмкин.


Тел - индивидуаль яисә биологик күренеш түгел. Телнең иҗтимагый асылы хайваннарның аваз сигналлары белән чагыштырганда аеруча ачык күренә. Хайваннарның да кеше органнарына охшаган органнары – ми, сизү органнары, йоткылыкларны һ.б. бар. Кеше хайваннарны аерым авазлар әйтергә өйрәтә ала. Орангутан, шимпанзе, попугай, сыерчык, каргаларны авазлар әйтергә өйрәтү очраклары мәгълүм. Ләкин хайваннар авазларны билгеле бер ситуациядән тыш аерым әйтә һәм кабул итә алмыйлар. Хайваннар “тәрбиясенә” эләккән балалар да сөйләшә, фикерли, кеше кебек була алмыйлар.


Тел коллективыннан аерылган балалар сөйләм телен дә оныталар. Кайвакыт балаларны хайваннарның өннәрендә табып алалар, әмма бу балалар сөйләшә алмыйлар. Мәсәлән, 1920 нче елда Һиндстанда бүре оясында бүре балалары янында ике кыз табыла. Олысына (аңа 8 яшь була) Камала дип исем кушалар, яшь ярымлыгын Амала дип атыйлар. Кызлар сөйли һәм туры басып тора алмыйлар, хайваннарның күп гадәтләрен үзләштергән булалар: төнлә күп йөриләр, дүрт аяклап чабалар, ризыкны иснәп карыйлар. Амала тиздән үлә. Камала беренче авазларны бары өч елдан соң гына үзләштерә башлый, беренче җөмләне кешеләр янында бары өч елдан соң гана әйтә башлый. Җиде елдан соң гына туры басып тора башлый. Дүрт елдан соң Камала 6 сүз әйтә ала, җиде ел үткәч тә, аның сүзлек запасы 50 сүздән артмый. Бу фактлар – телнең җәмгыятьтә генә яши алуына тагын бер дәлил.


Җәмгыять телнең үсешенә һәм яшәешенә зур тәэсир ясый. Мәсәлән, Россиядә тел структурасының үсешендә капиталистик җәмгыятьтән социалистик җәмгыятькә күчеш этабы әһәмиятле этап булып торган. Халыкның гомуми культурасы үсә, укый-яза белмәүчеләр калмый, мәҗбүри урта белем кертелә, әдәбият, сәнгать үсә, камилләшә. Шулар барысы да әдәби телдә сөйләшүчеләрнең санын арттыралар, аның гомумхалык теленең башка компонентлары белән мөнәсәбәтен үзгәртәләр. Мәсәлән, диалекталь үзенчәлекләр кими баралар, жаргоннарның кайберләре өчен иҗтимагый җирлек бетә һ. б.


Иҗтимагый үсеш үзенчәлекләре телләрнең таралышында да сизелә. Кеше аз сөйләшә торган телләр арта бара, бигрәк тә бу үсеп баручы илләр өчен характерлы. Кайбер телләрнең куллану сферасы киңәю колониаль яулап алулар белән бәйле. Халыкара телләр барлыкка килә (мәсәлән, инглиз, француз, рус).


1917 нче елгы октябрь борылышы рус телен милләтара аралашу теленә әйләндерде. Икетеллелек тә үзгәрде, ул гаммәви төс алды.


Тел үзе дә җәмгыятьнең үсешенә тәэсир итә. Җәмгыять өчен барлык кешеләргә хезмәт итүче, аңлаешлы, язуда беркетелгән бер әдәби тел булу бик әһәмиятле. Телләрнең күплеге һәм төрлелеге үсеп баручы илләрдә аерым кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, Танзаниядә 12 млн. кеше 98 телдә сөйләшә; Камерунда -130 тел, Заирда 210 тел бар. Мондый чуарлык культура һәм экономик бәйләнешләрне кыенлаштыра. Күп кенә Африка дәүләтләрендә милли нигезгә корылган әдәби тел юк. Телләрнең күплеге, таркаулыгы, күбесенең язуы булмау бу ил халыкларын рәсми сферада колониализаторлар телен кулланырга мәҗбүр итә.


Тел һәм җәмгыять арасындагы уңай мөнәсәбәтләрнең ачык мисалы итеп, күпмилләтле Россияне күрсәтергә мөмкин: безнең илнең халыклары 100 гә якын телдә сөйләшәләр, ләкин милләтара аралашу теле буларак рус теле кулланыла.


СССР таркалгач, милли союздаш республикалар мөстәкыйльлек алды, элекке автономияле республикалардан Татарстан да мөстәкыйль дәүләт дип игълан ителде.


“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законында татар теле рус теле белән бертигез дәрәҗәдә дәүләт теле дип игълан ителүе турында әйтелгән. Ә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелгәнче, телебез нинди язмышларга дучар ителгән соң?


Сыйнфый һәм милли изүгә корылган патша Россиясендә рус булмаган милләтләргә карата бөек державачылык сәясәте алып барылды. Ягъни патша хөкүмәте рус булмаган халыкларны, көчләп, христиан диненә күчерү һәм шуның аркылы аларны руслаштыруны, ягъни ассимиляцияләүне алга сөрде. Учреждениеләрдә эш алып бару өчен, бары рус теле генә файдаланылды. Мәктәпләрә бары рус телендә генә укыттылар. Рус дәүләте , милли телләрне үстермәү өчен, барлык чараларны күрде.


Үз чорында шагыйрь Һади Такташ та, тел язмышына борчылып, “Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” дигән шигырен иҗат итте:


Кабыргасыз, йомшак урыс теле,
Ничек борсаң шулай борыла,
(Башка чарасы юк)
Безнең агай-эне
Эләккән һәр урыс сүзенең
Кабыргасын тотып сындыра!


Сүз юк –
Урыс телен белү кирәк нәрсә,
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар,
Татарларга татар була торып,
Урысчалап доклад укыйлар.
Ответработниклар!


Бәлки,
Урыс теле шәп тел икәнлекне
Күрсәтүдер сезнең уегыз,
Тик шулай да зинһар куегыз!
Ответ дигән сүзнең “в” сын ашап,
“Әтбит” дигән булып йөрисез,
“Моя” белән “мой”ның муенын борып,
Үтерергә, ахры, телисез.


“Совсем” сүзен “Чәпчим” чәпчеттегез,
Урыс аңламаслык иттегез,
Бу ни хәл бу, “әтбит работниклар”,
Бу нинди юл белән киттегез!?
Татар газетына урысчалап
Мәкаләләр язып бирәсез
(Секретарьга кушып яздыруны
Сизмиләр дип, ахры, беләсез...)


*


Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә, әйтик, яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый лабаса...


Шагыйрь, үз чиратында, татар телен кимсетмәскә чакырып , чаң суга.


Ләкин җәмгыять хосусый милеккә корылган булганлыктан, татарлар арасында да хәлле, бай кешеләр күренә башлый, һәм алар татарлар өчен хосусый мәктәпләр, мәдрәсәләр ачалар. Нәтиҗәдә патша Россиясенең бөек державачыл сәясәтенә карамастан, татар милли әдәби теле формалаша һәм каршылыкларны җиңә-җиңә үсеп килә. Ленин җитәкләгән большевиклар барлык милләтләргә дә тигез хокуклылык бирергә, мыскыллы кимсетүләрне, чикләүләрне бетерергә вәгъдә иттеләр.


Ләкин большевиклар үз сүзләрендә тормады. Алар башта Россия күләмендә (1918), аннан соң СССР күләмендә (1922) элеккеге рус империясен яңадан кайтарды. Ленинизмның “Җир шарында коммунизм җиңгәч, милләтләр һәм милли телләр бергә кушылып, бер генә милләт, бер генә тел сакланырга тиеш” дигән күрсәтмәсен тормышка ашыру максатында, милли телләр әкренләп бетерелә башлады. Милли мәктәпләр күпләп ябылды, дәүләт учреждениеләрендә эш рус телендә алып барылды. Шулай итеп, милли телләрнең кулланышы кимеде. Димәк, ул функциональ яктан бетүгә юл тотты.


Илне бу һәлакәттән коткару өчен, тормышның барлык өлкәләрендә үзгәртеп кору белән бергә, республикаларда милли азатлык хәрәкәте дә күтәрелде. Үлемгә дучар ителгән милләтне, милли телне тергезү, үстерү һәм саклау максатында, чаралар күрелә башлады.


“СССР таркалып, Татарстан мөстәкыйль дәүләт дип игълан ителгәннән соң, телебезнең кулланышын тагын да киңәйтү өчен көрәш башланды. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, дәүләт учреждениеләрендә татар теленең кулланышын арттыру эше бара”, - дип язылган Мирфатыйх Зәкиев һәм Сәгадәт Ибраһимов авторлыгындагы 2008 нче елда нәшер ителгән 9 нчы сыйныф татар теле дәреслегенең “Татар әдәби телен ассимиляцияләүгә, ягъни руслаштыруга, рәсми чик кую” дигән 39 нчы параграфында.


Әмма бу дәреслек чыкканга да инде 8 ел вакыт узып киткән. Соңгы вакытта: “Киләсе уку елыннан татар мәктәпләрендә дә татар теленнән тыш барлык фәннәрне русча укыта башлаячаклар икән дигән,” - дигән фикерне әйтә башладылар. Сәбәбе – 9, 11 нче сыйныфлардан соң биреләсе имтихан биремнәренең нигездә рус телендә булуы. Нишлисең? Заман таләбе шундыйдыр инде. Бу җәһәттән, мин укыта торган мәктәп бу мәсьәләдә берничә еллар алда бара инде. Татар авылының татар мәктәбендә бүген бары тик 4 кенә


татар сыйныфы калды. Хәзерге вакытта мәрхүм булган элеккеге авыл Җирле үзидарә башлыгы Рушан Шәйхетдинов Министрлыкка авылыбызда рус сыйныфы ачтыруны үтенеп мөрәҗәгать итә. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Шул үрнәктә хәзер һәр елны диярлек беренче сыйныфка балаларын укырга кертергә теләүче ата-аналар рус сыйныфы ачтырып баралар. Аларны рус сыйныфы ачтырган өчен гаепләр идең – киләчәктә БДИ бар, гаепләмәс идең, бу тагын кыйбланы большевиклар чорына юнәлтүгә охшап кала. Бу хәлләр, имтихан бирергә рус теле кирәк булган өчен генә, татар теленең дәрәҗәсен тагын төшерә башламадык микән дигән уй тудыра миндә.


Үз чорында Садри Максуди мондый фикерләр әйткән: “Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел. Һәрвакытта ислам динебезне вә телебезне өйрәнергә теләячәкбез һәм телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга баглыдыр. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз. Укуханәләрдә (югары уку йортлары) телебезнең укылу-укылмавы безнең милләтебезнең исән калу-калмавы мәсьәләсе белән бер дип уйлыйм...”


Ә бит башка милләт кешеләре бу мәсьәләгә бик сак килә. Күптән түгел Казанда яшәүче Әлфия Гайнуллинаның “Себерке” газетасындагы “Уйланырга җирлек бар...” дигән рубрика астында бирелгән “Рус телендә генә сөйләшергә тиешсез!..” Яки кемнән үрнәк алырга? дигән мәкаләсен укыдым. Мәкаләне үзгәртмичә бирәм: “Күршебездә чечен егетенә кияүгә чыккан татар хатыны яши. Бу тыйнак, мөлаем хатын белән еш күрешәбез. Әлбәттә инде, рәхәтләнеп үз телебездә гапләшәбез. Ул минем белән күрешүләрне көтеп ала, чөнки, уйлавымча, туган телендә сөйләшү теләге көчле. Ә гаиләсендә ире белән дә, балалары белән дә (гәрчә алар татар мәктәбендә белем алсалар да) русча сөйләшергә туры килә. Берникадәр вакыт чечен җирендә яшәсәләр дә, ханым чечен телен тулысынча үзләштерә алмаган, ә калганнары, ни өчендер, татар телен өйрәнергә атлыгып тормыйлар.


Бу гаилә мөселман дине кануннарын төгәл үтәргә тырыша: ире бишвакыт намаз укый, балаларына да догалар өйрәтә, ураза тоталар. Хатыны да итагатьле, үзен бик тыйнак тота, яулык бәйләмәсә дә озын итәкле киемнәр генә кия.унике яшьлек кыз балага да башка иптәшләре кебек кысып торган чалбар киеп йөрү тыела. Әти кеше бу җәмгыятьтә кызына яшәргә авыр булачагын чамалый. “Әллә кире үз илебезгә кайтыйк микән?” – дип тә әйткәли, ди. Әлбәттә, чечен халкы хатын-кызга үзгәрәк карый: алар аналарны бик нык хөрмәт итә (күршем әйтүе буенча, үзе күптән әти булган ир кеше әнисенә каршы килә алмый , ул әйткәннәрне берсүзсез үти). Шул ук вакытта хатын-кызга карата таләпләрне дә бик кырыс куя (үз-үзеңне тоту, киенү, ата-анага караш һәм башка мәсьәләләрдә). Мине чеченнарның үз ана теленә булган мөнәсәбәте бигрәк тә таң калдырды. Ике чечен халкы бергә туры килсә, алар яннарында тагын башка милләт вәкилләре булуга карамастан, бары тик үз телләрендә генә сөйләшәләр икән.


Күршем сөйли: иренең сеңлесе Казанда (ягъни чит мәмләкәттә) яшәгәндә, үз баласын балалар бакчасына йөртә һәм баласы белән бары тик ана телендә генә сөйләшә. Тәрбияче моңа кисәтү ясый. “Өегездә теләсә нишләгез, тик биредә, ягъни бакчада, бары тик рус телендә генә сөйләшергә тиешсез!” – дип күрсәтмә бирә. Кайда язылды икән бу канун? Шулай да монысына әллә ни шаккатмыйбыз, кайсы татар әнисе генә заманында мондый күрсәтмә алмаган?! Иң кызыгы яшь ананың тәрбиячегә биргән җавабында. “Мин, - дигән ул, - кайда гына, хәтта Америкада булсам да, үз балам белән бары тик ана телендә генә сөйләшәчәкмен!” Тәрбияче ни дип җавап биргәндер горур халыкның бу горур баласына, билгесез. Тик бу сүзләрдә гади генә хатын-кызның үз Ватаны, халкы һәм туган теле өчен горурлыгы ярылып ята. Менә кайда ул туган телен яклаучы һәм саклаучы! Менә кемнән үрнәк аласы иде! Мондый сакчылары булган халыкның киләчәге өчен дә, теленең язмышы өчен дә куркасы юк”.


Башка милләт кешеләренең үз телләренә мәхәббәтенең көчле булуы турында тагын бер мисал китерәсем килә. Мөслим районында туганнарыбыз Гассан һәм Айгөл Нассерлар яши. Икесе дә врачлар, дүрт бала тәрбиялиләр. Гассан Нассер – Ливан гарәбе. Гаиләдәге балалар әниләренең татар телен дә, әтиләренең гарәп телен дә, өстәмә рус, инглиз телләрен дә үзләштергәннәр. Югыйсә, Мөслимдә, аралашыр өчен, бүтән бер генә гарәп тә юк. Ә әти кеше, үз балаларын үз телендә рәхәтләнеп сөйләшә аларлык итеп, телләрен ачтырган. Хәтта 3-4 яшьлек малайлары узган ел Ливаннан кунакка килгән ерак әбиләре белән татар Илсөяр әбиләре арасында тылмач та булып йөргән әле.


Мине тагын сөйләмебезнең саф булмавы борчый. Сөйләм саф булсын өчен, гасырлар буена тупланып килгән сүз байлыгын дөрес куллана белү таләп ителә. Туган телдә сөйләшкәндә, башка тел сүзләрен катнаштырып җөмлә төзү бу таләпне бозуга китерә. Тел уйнатуның наданлыкка ишарә булуын шагыйрь Дәрдемәнд узган гасырда ук әйтеп калдырган:


Кил,өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.


Мәҗит Гафури әсәреннән алынган менә мондый әңгәмәне саф сөйләмгә корылган дип кем генә әйтер икән?!


-Ну,товарищ, ярминкәгә барасыңмы?


-Юк, нигә? Дахуты расхутка җитми торган нәрсә артыннан вримә тирәйт итеп йөрүе не стоит. Үткән ел ул ярминкәгә барып, тәк сибә бушка йөреп, расхутланып кайттым. Бармасаң, двадсат раз лутчы икән.


Соңгы вакытта телнең рус сүзләре белән чуарлануында, саф булмавында, әлбәттә, катнаш никахларның да роле бик зур.


“Бабай белән дедушка
Бергә йөриләр эшкә
Бабайның исеме Рәхим,
Дедушканың Трофим.
Әби карчык Мәрфуга,
Ә бабушка Матрёна.
Кече улы Рәхимнең
Яшь кияве Трофимның,” – дип язган катнаш никахлар турында бер шигырендә Бари Рәхмәт. Гәрчә Коръән китабы катнаш никахларны бик хупламаса да, мәхәббәт тудыра шул аларны.


Үзебезнең Азнакай районы кызы, яшь автор-башкаручы Гөлгенә Кәлимуллинаның “Дочка” дигән җырында кайнананың марҗа килененә мөнәсәбәте көчле юмор белән иҗат ителгән.


Улым өйләнде бит әле,
Алып кайтты марҗаны.
Малай сөйгәч, сүз әйтмәдем,
Марҗаның да бар җаны.


Здравствуй, дочка дорогая,
Миленькая ты моя.
Свадьба будет, гулять будем,
Киленушка ты моя.


Татарның да була инде,
Була инде төрлесе.
Эш эшләми кабарынган
Бакадай гөберлесе.


Здравствуй, дочка дорогая,
Миленькая ты моя.
Андый татар кызларына
Җитәргә сиңа кая?


Туйлар узды, туннар тузды,
Инде дөнья куабыз.
Идәнне дә чиратлашып,
Малай белән юабыз.


Здравствуй, дочка дорогая,
Усталая ты моя.
Бераз гына булыш инде,
Я уж больно старая.


Малайны бик яраткандыр,
Ел саен бәби таба.
Ә кичләрен “мамага” дип,
Каядыр гулять чаба.


Здравствуй, дочка дорогая,
Весёлая ты моя.
Балаларга кирәк мама,
Төн йөрисең син кайда?


Китсен, китсен туктатмагыз,
Әнисе бар марҗаның.
Үпкәләмим, рәнҗемим дә.
“Бар өеңә, бар, җаным”


Здравствуй, дочка дорогая,
Марҗакаем, бичара.
Балаларны как-нибудь
Үстерербез ничава.


Ә Ильвина җырлый торган “Яшьләрский мәхәббәт” җырында тел чуарлау иң югары ноктага җиткән. Бу - шулай ук бүгенге яшьләрнең сөйләменә бик нык охшатып иҗат ителгән шаян җыр.


Мин бит сөйдем сине генә,
Пора понимать инде.
Күпме ждала мин сине,
Йөрәк замерзать итте.


Ә син, милый, килмәдең,
Даже звонить итмәдең.
Всё, значить, ташладың,
Бүтән любовьлар таптың.


Ә мин, җүләр, һаман сине,
Ждать итәм кичләрен.
Сине мин уйлап йөрим,
Сердцем яна кичләрен.


Әй, син, милый, ишет мине
Очрашыйк соң вечером.
Мин бит сине очень люблю,
Очень люблю, матурым.


Миңа тагын, симпотягам,
Письмо язмасаң бүтән.
Сиңа любовь аңлатмамын
Луна астында кичтән.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә, күп кенә милләттәшләребез, язучылар, шагыйрьләребез туган телебезнең язмышы өчен борчылалар, аны яратырга, сакларга чакырып, матур фикерләрен язып калдыралар. Мәсәлән, үз чорында язучы Гомәр ага Бәширов телне бик югары бәяләгән. “Тел... халыкның өзлексез байый һәм, иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә, һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буенча тупланган тормыш тәҗрибәсен,яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен, уйларын-хыялларын, моңнарын-сагышларын, хәтта иң яшерен күңел кичерешләрен, интим хисләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз борын-борыннан ук, халыкның әманәте рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә –йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аларны аңлатып бирә. Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шунлыктан телгә мәхәббәт бер үк вакытта халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз... “- дип язган ул.


“Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз...


Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез...” – дип язган Ф. Әсгать.


Ә Хәсән Сәрьян телебез турында түбәндәге матур фикерләрне әйтеп калдырган: “Телне без иң камил бер аралашу коралы, кешелек дөньясын алга әйдәп баручы бер прогресс чарасы дибез. Тел ул буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас булып, телен җуймаган милләтләрнең өстә ярылып яткан бердәнбер сыйфаты, билгеседер. Тел, ниһаять, - туган ил, туган җир ул!”


Халидә Нургалиева, Азнакай районы,
Тымытык Урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев