Логотип Идель
Ялкын

«ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСТӘЛЕГЕНӘ»

24 августта 18.00 сәгатьтә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә (Асадуллаев йорты) күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган иҗат кичәсе үтә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә оештырылган әлеге чара 2012 елда арабыздан киткән танылган драматург һәм публицистның тууына 80 ел тулуга багышлана. 

Г.Камал театры Туфан Миңнуллин пьесалары буенча, озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган, егермедән артык спектакль сәхнәләштерде:“Әлдермештән Әлмәндәр”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре”, “Мулла” һ.б.


Мәскәүлеләр 24 августта “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Хушыгыз”, “Мулла”, “Гөргөри кияүләре”, “Диләфрүз-Remake” кебек танылган спектакльләрдән өзекләр карау бәхетенә ирешәчәкләр. Өзекләрне башкаралар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, язучының тормыш иптәше Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Каюмова, М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талипов, артистлар Алмаз Гәрәев һәм Раил Шәмсуаров.


Туфан Миңнуллин белән күпьеллык дуслыклары һәм иҗади эшчәнлекләре турында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова үзләренең хатирәләре белән бүлешәчәк.


Кичәдә, шулай ук, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Камалның яшь артистлары Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин катнашачак. Алар башкаруында бөек Туфан Миңнуллинның истәлегенә багышланган шигырьләр, җырлар яңгыраячак.


25 августта Туфан Миңнуллинга багышланган мәдәни чаралар драматургның туган ягында - Татарстанның Кама Тамагы районында дәвам итәчәк. Камал театры иҗатчының туган авылында ачык һавада “Мулла” спектаклен тәкъдим итәчәк.  


Хәтер кичәсенә чакыруга ия булу өчен гаризаларны 17 августка кадәр Nailya.Akmaeva@tatar.ru и R.Suleymanova@tatar.ru электрон почталарына юлларга кирәк. Тел.: (495) 915 05 02 - Наилә Рафаелевна Акмаева, Римма Рәисовна Сөләйманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев