Логотип Идель
Ялкын

«ТРИУМФАЛЬ КАЙТУ»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының өченче ярышлар көне гомуми медаль хисабына интрига алып килмәде. Үз ярыш төрләрендә фаворит саналганнар "дежур" алтыннарын яулады. Бүген кич Россия, АКШ һәм Кытай җанатарлары спортчылар өчен шатлык кичерде, ләкин, ахыр нәтиҗәдә бу җиңүләр гомуми турнир таблицасындагы урыннарга үзгәреш кертмәде, шулай да әлеге илләргә үз позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирделәр.

Ярышларның өченче көнендә аларга 35517 кеше килде. Шуларның 16955е "Казан Арена" стадионын сайлады. Бу саннарга аңлатма бирү кыен түгел: стадионда уза торган синхрон йөзү ярышларында спорт сөючеләр өчен әһәмияткә ия ике вакыйга булды.

Синхрон йөзү буенча хатын-кызлар дуэтларының техник программа чыгышлары дөнья спорты мәйданына Россия вәкиле Наталья Ищенко кирет кайту белән билгеле иде. Бала тапканнан соң югары нәтиҗәләр спортына кайту үзе үк батырлык булып тора, шул ук вакытта Дөнья чемпионатында җиңү яулау — икеләтә батырлык. Ләкин өч тапкыр Олимпия чемпионы булган Наталья өчен хәл ителә алмастай бурычлар юк икән. Үзенең даими кулдашы Светлана Ромашина белән бергә Ищенко спорт дөньясына борынгы чегән көйләренә яңа караш алып килде. Бассейн хуҗаларының чыгышын тамашачылар һәм хөкемдарлар лаеклы бәяләде. Беренчеләре кызларны алкышларга күмде, икенчеләре иң югары дәрәҗәдәге медаль тапшырды.

ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Дуэтлар. Техник программа.

1. Наталья Ищенко  / Светлана Ромашина  (Россия) – 95.4672

2. Хуан Сюэчэнь  /  Сунь Вэнья́н ( Кытай) ) – 93.3279

3. Юкико Инуи  / Рисако Мицуи    (Япония) – 92.0079

26 июль. Казан. «Казань Арена».

"Су астыннан барысы да бик синхрон кебек күренә иде, һәм без бернинди дә кытыршылыклар сизмәдек. Ярымфиналда программаны яхшы башкарып, шуны ныгытып кую күпкә авыррак. Без роботлар түгел, ниндидер кимчелекләр була, ләкин, Аллага шөкер, хөкемдарлар моны сизмәде һәм ярымфиналдагыга караганда югарырак балл куйдылар. Бу — бәяләүнең иң югары чиге", — диде журналистларга Ромашина дуэтта җиңү яулаганнан соң.

Катнаш дуэтларның техник программада дебюты да синхрон йөзүне яратучылар өчен шулай ук көтеп алынган вакыйга иде. Бу ярыш төре әле Дөнья чемпионаты башланганчы ук бик кызу бәхәсләр уятты. Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, микстның барлык эре аква-турнирлар ярыш программасына озакка кереп урнашу мөмкинлеге бик зур.

Күп еллар дәвамында Россия спортчылары синхрон йөзүдәге барлык алтынны үзләре генә җыя килде. Ләкин яңа ярыш төре башка дәүләтләргә әлеге гегемонияне бозу мөмкинлеген бүләк итте.

Нәтиҗәдә, бу мөмкинлектән Американың катнаш дуэты Билл Мэй / Кристина Джонс файдаланды. Аларның джаз концерты Россия пары Александр Мальцев / Дарина Вәлитованың «Язның унҗиде мизгеле» кинофильмындагы легендар җырга куелган чыгышына караганда бераз гына югарырак бәяләнде. Әмма беренче чиратта тамашачылар отты, чөнки чын тарихи вакыйганы һәм бер-берсенә көндәш булырга лаек берьюлы ике фантастик номерны үз күзләре белән күрделәр. Ә Мальцевның костюмы исә (ул мундирда чыгыш ясады) якындагы берничә көнгә фикер алышу өчен тема булыр, күрәсең.

 "Мин бу хакта гомерем буе хыялландым. 2014 елда карьерамны төгәлләгәннән соң бу хыял чынга ашар дип уйламаган идем инде. Катнаш дуэтлар арасында ярышлар Бразилиядә яки Токиодагы Олимпия уеннары программасына кертелсә, мин катнашыр идем! Киләсе дөнья чемпионатына барырга планлаштыраммы? Булдыра алсам, нигә юк ди әле”, — дип үзенең җанатарларын өметләндерде Мэй.

"Микст-дуэтлар Олимпиада программасына кертелсә, бик шәп булыр иде. Микст үзендә ир-атларга хас сыгылмалылыкны, ир-ат көчен һәм хатын-кыз матурлыгын, хатын-кыз грациясен берләштерә. Безнең ярыш төрен Олимпия уеннары программасына кертү өчен бөтен нигез дә бар. Финал мәсьәләсенә килгәндә, безнең нәтиҗә беренчел раундтагыдан начаррак булып чыкканга кәефебез китте. Шул ук вакытта без финалда баштагы чыгышыбызда җибәргән хаталарны төзәткән идек. Без барысын да яхшырак итеп башкардык, тик билгеләр генә күтәрелмәде. Әлбәттә, олимп югарылыгына таба адымлап якынаюыбызга ышанасы килә", — дип билгеләп үтте  Мальцев.

ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Микст. Техник программа.

1. Билл Мэй / Кристина Джонс (АКШ) — 88.5108

2. Александр Мальцев / Дарина Вәлитова  (Россия) — 88.2986

3. Манила Фламини / Джорджо Манизини (Италия) — 86.3640

26 июль. Казан. "Казан Арена"

Су спорт төрләре сарае Кытай спортчылары өчен бәхетле спорт корылмасынә әверелә килә. Кытайның суга сикерү осталары искиткеч нәтиҗәләр күрсәтеп, Дөнья чемпионатында җиңүле адымнар белән баруларын дәвам итәләр. Хәзер алар хисабында 3 мөмкинлектән — 3 алтын медаль. Моңа ярышларның өченче көнендә Ю Лин / Айсен Чен үз өлешләрен керттеләр. 10 метрлы каланчадан синхрон сикерү буенча ярышларда бу пар интриганы инде икенче сикерүдә үк бетерде. Аларның өстенлеге шулкадәр бәхәссез, ә чыгышлары шулкадәр синхрон иде ки, читтән караганда ике спортчы түгел, ә бер кеше чыгыш ясагандай тоелды.

"Дөресен әйткәндә, Олимпиадада һәм дөнья чемпионатларында уңышлы чыгыш ясау тәҗрибәмә карамастан, мин бераз дулкынландым. Ләкин бу хис-тойгылар миңа киләчәктә дә югары дәрәҗәдә, тотрыклы чыгыш ясавымны дәвам итәргә булышачак", – дип вәгъдә итте Ю Лин.

Аның каравы, пьедесталдагы 2 нче һәм 3 нче урыннар язмышы тамашачыларны ахыргы сикерүгә кадәр киеренкелектә тотты. Соңгы, хәлиткеч алтынчы сикерү алдыннан, Россия пары Роман Измайлов / Виктор Миңнебаев Мексика вәкилләре Иван Гарсия / Герман Санчестан зур булмаган өстенлеккә ия иде, ләкин бассейн хуҗалары үзләренең төп күнегүләрен чиста башкара алмады һәм бронза белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды.

"Көмешне кулдан ычкындыруга кәеф төштеме? Бронза алуга да шатлыгыбыз бик зур. Без һәртөрле медальгә шат. Дөнья сериясеме? Без ул чакта әле башладык кына, ул вакыттагы нәтиҗәләр буенча фикер йөртмәгез. Хәзер өйрәнү процессы узды, үз потенциалыбызны белгәнлектән, медальләр өчен көрәшә алуыбызны аңлыйбыз", - диде Миңнебаев.

ДЧ-2015. Суга сикерүләр. 

Ир-атлар. Синхрон сикерүләр, платформа, 10 метр.

1. Ю Лин / Айсен Чен (Кытай) – 495.72

2. Иван Гарсия / Герман Санчес (Мексика) – 448.89

3. Роман Измайлов/ Виктор Миңнебаев (Россия) – 441.33

26 июль. Казан. Су спорт төрләре сарае.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев