Ялкын
ТОТАЛЬ ДИКТАНТ-20017. НӘТИҖӘ
8 апрель көнне бөтен дөнья күләмендә “Тотальный диктант” акциясе булып узды. Дөньяның алты континентында 3 сәгать дәвамында махсус әзерләнгән мәйданчыкларда рус теленнән бердәм диктант яздылар.
Оештыручылар белдерүенчә, акциядә барлыгы 200234 кеше катнашкан. Шул ике йөз мең арасында Казан һәм Татарстанда яшәүчеләр дә бар: бездән барлыгы 3512 кеше.
Республикабызның да шушындый чарада читтә калмавы һәм актив катнашуы аеруча куанычлы. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм күпчелек район үзәкләрендә 57 махсус мәйданчык эшләгән.
“Тоталь диктант” акциясендә катнашучылар арасында мәктәп укучылары да, абый-апалар да, хәтта әби-бабайлар да булган. Төрле өлкәгә караган, төрле эш белән шөгыльләнә торган кешеләр барысы да үзләренең белемнәрен сынап карарга теләк белдергәннәр.
«Казан шәһәре Рус милли-мәдәни берләшмәсе» җитәкчесе Александровская Ирина Алексей кызы әйтүенчә, “Тотальный диктант” акциясендә катнашучыларның күпчелегендә 1 һәм 2 “н” белән языла торган сүзләр авырлыклар тудыра икән. Шулай ук “пъедестал” һәм “исполим” кебек сүзләрдә еш кына хата җибәргәннәр. “Текстны җиңел дип әйтеп булмый. Ләкин ул әллә ни катлаулы да түгел. Рус теленнән нигез белемнәре булган, рус телендә матур әдәбият укыган кешеләр өчен бу текст буенча диктант язу авыр булмагандыр дип саныйм”, - ди Ирина Алексей кызы.
Диктант нәтиҗәләре белән “Тотальный диктант”ның рәсми сайтыннан танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев