Логотип Идель
Ялкын

"ТИМЕР АТ"ЫҢ СӘЛАМӘТМЕ?

Җәйгә күп калмады. Тиздән урамнар буйлап тыз-быз йөрүче велосипедчылар саны бермә-бер артыр. Шул уңайдан мин сезне утыргычны көйләргә, тишелгән тәгәрмәчне ямарга һәм, гомумән, велосипедны дөрес карарга өйрәтермен.

Шәһәр урамнарында чүп коточкыч (пыяла-кадак та җитәрлек) күп! Шуңа күрә көтмәгәндә тәгәрмәчне дә тишәргә мөмкин. Аны ремонтлау өчен махсус «җыелма» (монтажка, тире (шкурка), җилем һәм ямаулык) кирәк була. Махсус кибетләрдә ул 120 сум тирәсе тора. Шулай ук насос та кул астыгызда булсын.


Тәгәрмәчегез тишелсә, түбәндәгеләрне үтәгез.


1. Велосипедны әйләндереп куясыз.


2. Эксцентрикны борып чыгарасыз.


3. Күчәрне (ось) чыгарасыз.


4. Тәгәрмәчне төшерәсез.


5. Тәгәрмәчне бортыннан чыгарасыз. Аның өчен «җыелма»дагы монтажканың кирәге чыга. Бер монтажканы обод белән покрышка арасына кыстырасыз. Рычаг белән эшләгән сыман, монтажкалар ярдәмендә шинны борттан чыгарасыз.


6. Камераны чыгарасыз.


7. Җәрәхәтләнгән урынны табып, чүпрәк белән сөртәсез.


8. Шул тирәне тире (шкурка) белән ышкыйсыз. Тагын бер тапкыр чүпрәк белән сөртәсез.


9. Җилемне юка катлам итеп тигезлисез. 2 минут көтәсез дә тагын бер катлам җәясез. «Җыелма»дан кирәкле зурлыктагы ямаулыкны сайлыйсыз. Ямаулыкның элпәсен (пленка) алып, җәрәхәтләнгән урынга саласыз.


10. Ямаулыкны ике яктан да берничә минут монтажкалар белән кысасыз.


11. Камераны кире тәгәрмәчкә урнаштырасыз. Ләкин аңа кадәр покрышканы игътибар белән карап чыгасыз. Бәлки очлы әйбер калгандыр?!


12. Тәгәрмәчне кире борт эченә кертәсез. Камерага һава тутырасыз.


13. Тәгәрмәчне кире рам эченә кертәсез. Күчәрне кертәсез һәм эксцентрикны кысасыз.


Ә хәзер утыргычның биеклеген көйләргә өйрәнәбез.


1. Эксцентрикны бушатасыз.


2. Кирәкле биеклекне сайлыйсыз. Йөргәндә рәхәт булсын өчен утыргычны шундый биеклеккә урнаштырыгыз: аяк тулысынча диярлек тураеп торсын, әмма тез бераз бөгелгән булсын. Кайбер велосипедчылар утыргычны түбән куя, шуңа да тиз талчыгалар, җитмәсә, тезләре сызлый.


3. Эксцентрикны кысасыз.


Чисталык – сәламәтлекнең бик шәп дусты. Тау велосипеды да бу очракта искәрмә түгел. Утыргычны чыгарып, торба эчен калдык-постык һәм юшкыннан арындырыгыз. Шул ук эш рульгә дә кагыла. Югыйсә, икенче юлы утыргычның яисә рульнең биеклеген җиңел генә көйлим димә!


Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!







ТӘҖРИБӘДӘН ЧЫГЫП


КИҢӘШЛӘР





  1. Үзегез белән велосипед йозагы йөртегез. Бик файдалы әйбер ул! Кибеткә керәсе булса яисә велосипедны ишегалдында калдырырга уйласагыз...




  2. Велосипедта йөрү сезоны апрель аенда башланып, октябрьдә тәмамлана. Шул рәвешле елына 3 тапкыр «генераль җыештыру» үткәрү зарур. Беренчесе – велосипедны «кышкы йокы»сыннан соң беренче тапкыр чыгаргач, икенчесе – июнь-июль айларында, өченчесе – сентябрь уртасында.


    [gallery link="file" columns="4" size="medium" ids="786,788,790,792,794,796,798,800,802,804,806,808,810,812,814"]

     



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев