Логотип Идель
Ялкын

"ТИМЕР "АТ"

Әле кичә генә үз кулы белән трактор җыйган мәктәп укучы турында сөйләшкән идек. Ә бүген... Ә бүген бакчаларын "Жигули" белән сукалый торган үзенчәлекле гаиләне искә аласы килә.

Әбүнәгыймовлар йорт һәм бакча тирәсендәге баш­ка эшләргә дә "Жи­гули" "җигәләр". Гаилә баш­­лыгы Илһам шушы җиңел машина двигателен урнаштырып мини-трактор ясаган. "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр иткәнчә, К-700 сыман биленнән дә борылучы техниканы узган кыш кар төрттереп, күршеләр бе­лән сынаганнар. Тәүге тәҗрибә уңышлы: машина йөрәкле бәләкәй трактор бураннарда ху­җаларыннан кар кө­рәкләрен сирәк тоттыр­ган. Дөрес, "Жигули" тәгәрмәчләре карда, бозда таймасын өчен аларга чылбырлар кидерергә туры килә.
 Быел, аңа, өч төрәнле кечкенә сабан тагып, бакча сөргәннәр, 25-30 сантиметр тирәнлеккә батырып. "Эх" тә итмәгән ясалма трактор. 20 сутыйлы бакча сукалау өчен 10 литрлап бензин "ашаган" ул. Арба тагып бакчадан чөгендер, кабак ташырга да шәп техника булып чыга "Жигули". Тракторның фаралары да бар. Руль механизмы УАЗныкы. Гидравлика системасы эшли, аңа майны НШ-10 насосы куа. Тракторның рамасын швеллерлардан ябыштырып җыйган оста. Казларга бәрәңге, чөгендерне дә аппарат аша чыгара йорт хуҗасы: иске кер юу машинасының моторына тоташтырылган пычак яшелчәләрне бик тиз тапый. Анысын да оста үзе ясаган. Тиздән тагын калай бөкләгеч  "конвейердан" төшәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев