"ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ СӨЙЛӘМӘСКӘ!"
СИНЕҢ ДӘ ҖАВАП ТАБА АЛМАГАН СОРАУЛАРЫҢ БУЛСА, YALKIN@BK.RU ТАРТМАСЫНА ЯЗЫП ҖИБӘР. БЕРГӘЛӘП УЙЛАШЫЙК!
Сорауларга «Радуга» балалар үзәге белгече, ИЭУиП психология факультеты укытучысы, гамәли психолог Эльза ИСМӘГЫЙЛОВА җавап бирә
- КӨЗЕН-ЯЗЫН ФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЛӘРЕ ГЕЛ УРАМДА УЗА. УКЫТУЧЫ БЕЗНЕ 3 КМ КРОСС ЙӨГЕРЕРГӘ МӘҖБҮР ИТӘ. Ә МИН ЙӨГЕРӘ АЛМЫЙМ, ГЕЛ СОҢГЫ БУЛЫП КИЛӘМ. ДӘРЕС САЕН ЙӨГЕРҮ ДӨРЕС ТҮГЕЛ БИТ ИНДЕ? ШУЛАЙМЫ?
ДАМИРА, БУА
Дамира, дустым! Укытучылар да безнең кебек кешеләр. Әгәр теләкләреңне дөрес итеп, басым ясамый гына әйтә белсәң, алар, һичшиксез, сине аңларга тырышыр. Психологлар, гадәттә, шулай ди: нәрсә сөйләвең түгел, ничек сөйләвең мөһим. Укытучың янына килеп, йөгерүе авыр икәнен тыныч кына, үтемле итеп аңлатып кара әле, ишетми, хәлеңә керми калмас.
Гаепне укытучыда гына күрү дә бик үк дөрес түгел. Иң элек шуны ачыклыйк: нигә әле сиң иң соңгы булып киләсең? Әгәр саулыгың җитеп бетми икән (үзеңне начар хис итәсең, физик күнегүләрдән соң озак кына хәл җыя алмыйсың, мәсәлән), ул вакытта табиб белән киңәшеп, махсус төркемгә күчәргә кирәк. Махсус төркемдәгеләрнең нормативлары түбәнрәк куела.
Әгәр саулыгың җитәрлек икән, димәк, буш вакытта ешрак күнегүләр эшләргә кирәк. Бүгенге көн укучылары өчен актуаль проблема. Көннең беренче яртысы мәктәп парталары артында узса, икенчесе исә компьютер каршында үтә. Шуны да исеңдә калдыр, спорт бүген көннән-көн популярлаша бара: заманнан артта калырга теләмәсәң, спорт түгәрәгенә языл!
- БЕЗНЕҢ МӘКТӘПТӘ КЫЗЛАР ӨЧЕН ГЕНӘ АЕРЫМ МЕДОСМОТР УЗДЫ. МИН КАЙБЕР ТАБИБЛАРГА КЕРЕРГӘ ОЯЛДЫМ. ОЗАК КЫНА ҮГЕТЛӘДЕЛӘР, Ә МИН БАРЫБЕР КЕРМӘДЕМ. ХӘЗЕР МӘКТӘПТӘ ИПТӘШ КЫЗЛАР МИННӘН КӨЛӘЛӘР, ТӨРТТЕРӘЛӘР, ШУНДЫЙ ЧИТЕН.
АЛИНӘ, ЧҮПРӘЛЕ
Алинә, исәнме. Һәр кешенең үз үзенчәлекләре була, бу табигый күренеш. Кемдер – тычканнан курка, кемнедер биеклек өркетә, күпчелек теш врачына бармас өчен әллә нишләрдәй була. Без бит барыбыз да төрле мохиттә тәрбияләнгән, шуңа куркуларыбыз да төрле. Әгәр кайбер табиблардан ояласың икән, моның эчке сәбәпләре булырга тиеш. Нәрсәдән тартынасың син, ник тартынасың, барысын да ачыкларга кирәк. Гомер буе аларга күренмичә яшәп булмый бит. Әниең белән утырып сөйләш, апаларың булса, алар белән. Бәлки, бу гап-гади оялу гынадыр. Алай булса, аны, һичшиксез, җиңәргә кирәк булачак. Проблема тирәнрәк булса, мәктәбегезнең психологы белән сөйләшеп кара, кайчак туганнар белән сөйләшүгә караганда, чит кеше белән сөйләшү җиңелрәк тә, файдалырак та. Ә дус кызларыңның төрттерүләренә аптырама, бераздан башка бәйләнер кеше табарлар әле. Әлегә аларга синең проблемаң кәмит тоела. Тыныч кына, йә уен-көлке белән уздырып җибәр төрттерүләрен, тик үзеңне кимсетергә рөхсәт итмә. Каты итеп, кистереп әйтергә кирәк булса, сүзеңне дә әйтеп куй. Чын иптәш дустыннан көлми, аны үчекләми ул, шуны да искәрт үзләренә.
- ӘНИ МИНЕ АҢЛАМЫЙ, ӨЧ ТАПКЫР СӨЙЛӘРГӘ КИРӘК БАРЫСЫН ДА. КАЙЧАК СӨЙЛИСЕ КИЛМИ ТОРГАН ӘЙБЕРЛӘРНЕ ДӘ СӨЙЛӘТЕП ТЕҢКӘМӘ ТИЯЛӘР. ТУЙДЫРДЫЛАР ИНДЕ. БЕРЕНЧЕ ТАПКЫРДАН ГЫНА АҢЛАП БУЛМЫЙМЫ ИКӘН УЛ?
ИРШАТ, КАЗАН
Иршат, дустым, сәлам! Әти-әниең сиңа тулаем ышана, ә менә үз куркуларыннан арынып бетә алмый. Нишлисең инде, аларның яратуы һәм безне сакларга тырышуы шулайрак чагыла. Әгәр син үзең турында сөйләмәсәң, серләрең белән бүлешмәсәң, моңсу һәм усал йөрсәң, алар шунда ук пошына башлый, борчылганда да гел начар әйберләр генә килә бит ул акылга. Нишләргә? Бу проблеманы чишәр өчен психология фәннәре докторы булырга кирәк түгел. Ләкин мин сиңа хәзер аңлатасы техниканы да әни-әтиләргә сөйләмәскә! Башта атнасына өч көн бишәр минут үзең турында сөйлә. Кая бардың, кем белән сөйләштең, нәрсә күрдең. Аннары атнасына җиде көн бишәр минут сөйли торган бул. Әкренләп арттыра барабыз: өч көн бишәр минут, өч көн унар минут... Һәм менә инде алар үзләре дә тыңларга теләми башлый. Сорап йөдәтүләре дә онытыла.
4. ДУС МАЛАЙ ГЕЛ ЯЛГАНЛЫЙ: МЕНӘ ИНДЕ НИЧӘНЧЕ ТАПКЫР СҮЗ БИРДЕ ДӘ, СҮЗЕН ТОТМАДЫ. КАР АТА, ТӨРТӘ. ДУС-ИШЛӘРЕ ЯНЫНДА ГЕЛ ҮЗГӘРӘ, МИҢА КАРАТА УСАЛЛАНА БАШЛЫЙ, ДОРФА КЫЛАНА. Ә БАШКАЛАРДАН АЕРЫЛЫП, ҮЗ УРАМЫБЫЗГА КАЙТЫП ҖИТҮГӘ, ИКӘҮ ГЕНӘ КАЛУГА, ШУНДА УК ҮЗГӘРӘ. ГАФУ ҮТЕНӘ БАШЛЫЙ. НИШЛӘРГӘ ИНДЕ...
РЕЗЕДА, ТЕЛӘЧЕ
Кайбер кеше мохиткә бик нык бәйле була. Кем нәрсә әйтә, ничек эшли, башкалар аны ничек кабул итә ‒ боларның барысы да аның өчен зур әһәмияткә ия. Ул шушы мохитнең кагыйдәләренә буйсынып яши башлый. Юк, ул сине үпкәләтергә теләмәгәндер. Үз-үзен тотышы «чын ир-ат» компаниясендә кабул ителгән кагыйдәләр белән аңлатыла. Башка кызлар янында син дә аңа башкачарак карыйсыңдыр бит, әйеме? Ачуланышмый гына аңлатып кара: аның үз-үзен тотышы сине ничек рәнҗетүен сөйлә, дус булгач, бер-берегезне якларга, сакларга кирәклекне аңлатып кара. Үзен хөрмәт итүеңне, аңа таянырга теләвеңне белдерергә онытма, бу бик мөһим. Сиздермәсәң, сер бирмәсәң, каян белсен. Егетләр безгә караганда «калынрак тиреле». Тагын бер киңәш: якыннарын саклый, яклый белгән ир-атларга соклануыңны ешрак сөйлә. Ләкин бервакытта да аны гаепләп чыкма. Сез бит әле яшәргә өйрәнәсез генә. Һәм син, чын туташ буларак, килеп чыккан ситуацияне наз һәм җылылык белән көйләп җибәрергә тиеш! Уңышлар!
Мәдинә МӨГЪТӘСИМОВА фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев