«ӘТИ, ӘНИ ҺӘМ БЕЗ»
1. Әти-әниең сине аңлый дип саныйсыңмы?
2. Үзең өчен мөһим булган мәсьәләләр турында әти-әниең белән киңәшләшәсеңме?
3. Аларның эше, һөнәре белән кызыксынасыңмы?
4. Әти-әниең дусларың белән танышмы?
5. Иптәшләрең сезгә киләме?
6. Ә син әти-әниеңнең дуслары белән танышмы?
7. Хуҗалык эшләрендә ярдәм итәсеңме?
8. Буш вакытыңны өйдә, әти-әниең белән уздырырга яратасыңмы?
9. Әти-әниең белән уртак мавыгуларың, кызыксынларың бармы?
10. Гаилә бәйрәмәренә бергә әзерләнәсезме?
11. Укыган китап, караган кино, тапшырулар турында әти-әниең белән фикер алышасызмы?
12. Бергәләп кино, концертка барганыгыз бармы?
«Әйе» - 2 балл. «Юк» - 0
0-10 балл. Сезнең мөнәсәбәтләр әллә ни мактанырлык түгел. Кайбер мәсьәләләрдә бер-берегезне аңламыйсыз, шуның аркасында тавыш-гауга да чыккалый. Син, бәлки, үзеңә игътибар җитми дип саныйсыңдыр. Мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен беренче адымны үзеңә ясарга туры килер. Әти-әниеңә карата игътибарлы бул, өйдә ярдәм итәргә тырыш.
12-16 балл. Сездәге хәлләр начар түгел, ләкин аны тагын да яхшыртып була. Әти-әниеңә серләреңне чишәргә, алар белән киңәшләшергә курыкма.
18-24 балл. Сезнең гаиләдә барысы да тәртиптә. Бер-берегезгә тулысынча ышанасыз. Бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев