ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ
Сәлам, укучы!
24 октябрь көнне Казан шәһәренең№ 21 гимназиясендә (Зорге ур., 71) экстремизмга "юк!" диючеләр квесты узачак!
Чара көндезге 14:00 башланачак. Бирегә төрле мәктәпләрдән 50 якын катнашучы киләчәк икән. Квест интеллектуаль-популяр формада оештырылачак һәм төрле-төрле интерактив уеннар белән үрелеп барачак икән. Барлыгы махсус алты станция каралган. Һәрберсендә катнашучы дусларыбыз тематик информация белән генә танышып калмаячак, ә тагы төрле кызыклы милләтләрнең, чит халыкларның гореф-гадәтләрен дә өйрәнәчәк икән!!! Шактый кызык булырга охшап тора, без дә барып катнашып кайтыйкмы әллә?!
Җир шарындагы тынычлыкны саклау - безнең кулларга тапшырылган эш. Күгебез гел зәңгәр һәм тыныч булсын өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә ашыксак икән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев