Ялкын
«ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ ВУЗ СИНЕКЕ!»
Банк дигәч, күз алдыгызга нәрсә килеп баса? Әйе, әлбәттә, банкомат, кредит алу мөмкинлеге, акча күчерү операцияләре... Бик катлаулы, четерекле механизм кебек тоела безгә банк. Әмма аның эшчәнлеге акча күчерү белән генә чикләнми. Ул нәкъ менә синең кебек кызлар-малайларга хыял-максатларын чынга ашырырга да булыша әле! Ничекме? Мәкаләне укып кара – белерсең.
Сүзне «Автоградбанк» банкының идарә җитәкчесе Иванова Венера Бәхтегәрәй кызына бирәбез. Ул сезгә банк, аның структурасы, банкта хезмәт итүнең серләре, хәйриячелек, лидерлык сыйфатлары һәм... үзенең балачак еллары, уңышка килү юллары турында сөйләр. Венера ападан мастер-класс дип исәплә моны.
Кыш бабайга язган хатлар кайда эләгә?
Банклар хәйриячелек белән һәрвакыт шөгыльләнәләр, без дә ─ үз чиратыбызда. Бар да яхшы, кешеләргә ярдәм итәбез кебек. Әмма тора-бара уйлана башладык. Нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырабыз шикелле. Мәсәлән, банкка һәртөрле оешмалар мөрәҗәгать итә: алар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, гаиләләргә ярдәм итәргә телиләр, әмма ничек ярдәм итәргә ─ белмиләр. Шуларга булышабыз. Әмма тагын нидер кирәк.
Яңа ел алды иде. Бу вакытта бик күп оешмалар бүләкләр алмаша. Без исә башка юл сайладык, бер-беребезгә затлы бүләкләр ясаганчы, ятимнәрне сөендерергә уйладык бит. Һәм «Подари чудо ребенку» дигән акция оештырырга булдык нәтиҗәдә. Балаларның Кыш бабайга язган хатларын җыйдык та, алар сораган бүләкләрне алырга уйладык. Әллә ни кыйммәтле бүләкләр дә сорамыйлар. Алар өчен өйгә Кыш бабай белән Кар кызының килүе – үзе үк зур бәхет бит инде!
Беренче елны аз керемле гаиләләргә йөрдек. Кайчак ишекне 4-5 яшьлек сабый ачып җибәрә. Искереп беткән трико белән майкадан, чәч-башы тузган. Әтисе, йә әнисе кухняда эчеп утыра, өй тулы исерек... Бала ишекне ачып җибәрә – анда Кыш бабай белән Кар кызы! Күз алдына китерәсезме баланың халәтен?! Үз күзләренә үзе ышанмыйча, берара ишек төбендәге могҗизага карап тора. Ул бу хәлне әкияттә генә була дип уйлый бит инде... Һәм менә ул тырыша-тырыша ятлаган шигырен сөйли башлый! Бүләк турында да уйламый, аның өчен иң мөһиме – Кыш бабай белән Кар кызына шигырь укып күрсәтү!
Банк кемнәргә ярдәм итә?
Шуннан соң «Наше наследие» дигән хәйрия фондына нигез салынды. Ярдәм итәргә теләүчеләр шактый, әмма эшмәкәрләрнең кемгә ничек ярдәм итим икән, дип эзләп йөрергә вакытлары юк бит: акча бирергә әзерләр, әмма хәйриячелек эшен оештыру белән икенче бер оешма шөгыльләнергә тиеш. Безнең фонд нәкъ менә шул вазыйфаны башкара. «Помоги собраться в школу» акциясе узды, Чаллының социаль яклау идарәсе безгә 100 баладан торган исемлек җибәрде. Болар ─ акча ягыннан мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, аларга мәктәпкә барырга ярдәм итүне без үз өстебезгә алдык.
Яңарак кына шундый очрак булды: бер әни баласын мәктәпкә әзерләр өчен кредит сорап банкка мөрәҗәгать итте. Аның 9 баласы бар, финанс ягыннан аларга шактый кыенга килә. Бездә мәктәпкә әзерләү, укырга кергәндә, укуга түләү өчен махсус кредит программалары каралган. Кредит сорап килгән бу әнигә без кредит бирергә түгел, ә ярдәм итәргә булдык: баласын тулысынча мәктәпкә әзерләдек.
Без – иң талантлылары!
Хәйрия фондлары бик күп, нигездә, алар авыру балаларга ярдәм итәләр. Без башка юлны сайладык. Киләчәккә карап эш итүне. Әлеге дә баягы авыру балаларны алыйк. Күбесен дәваланырга чит илләргә – Алманиягә, Израильгә җибәрәләр. Безнең бурыч – үзебездәге кызлар-малайларны яхшы врачлар, укытучылар, финансистлар итеп тәрбияләү.
Балалар бакчасында ук сабыйларга шуны сеңдерергә кирәк: син менә дигән врач булып, бик күп кешеләргә ярдәм итәчәксең, күпләрнең гомерен саклап кала алачаксың. Син киләчәктә зур ачышлар ясаячак галим, президент та синең кебек гап-гади мәктәптә укыган. Балага мотивация кирәк. Шулай тәрбияләгән очракта гына ул чыннан да булдырачак!
Химиядән Түбән Кама беренче!
Максатыбызны тормышка ашыру өчен, Чаллыда олимпиадалар уздыра башладык. Әлеге олимпиадага авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җыябыз. Федераль олимпиадаларда катнашкан укучылар болай да бит гаиләдә мөмкин булган тәрбияне алалар, аларга репетиторлар яллыйлар, кайберләренең үз спонсорлары да бар. Ә монда – ситуация икенче, әти-әнисенең мөмкинлеге юк икән, бала, таланты булып та, югалырга мөмкин.
Безнең олимпиадаларда җиңгән кызлар-малайлар еллык стипендия белән бүләкләнде: аларга ай саен 5 меңгә якын акча күчерелә. Шушы акчага алар кирәкле әсбаплар сатып алырга мөмкиннәр, кызыксынган өлкәсе буенча укыта торган лагерьларга бара алалар. Олимпиада ел саен уздырылачак. Быел да Мәгариф бүлекләренә нигезләмәләр җибәреләчәк, укытучылар һәм кызлар-малайлар, күзәтеп барыгыз.
Мин башкаларга нәрсә бирә алам?
Нинди генә өлкәне сайласаң дә, уңышлы кеше булыр өчен, иң беренче чиратта, белемле булу зарур. Аннан да мөһимрәк бурыч – максат куя белү. Бөтен нәрсә дә максат куюдан башлана. Тагын бер мөһим шарт: мин моны эшләсәм, миңа зур акчалар киләчәк, дигән уй түгел, ә мин нәрсә бирдем һәм нәрсә алачакмын, дигән уй. Бер мисал китерәм: без ипотека белән шөгыльләнә башладык. Менә, дибез, ипотека безгә акча китерәчәк. Тегеләй итәбез, болай – бармый гына бит бу ипотека. Кинәт мин аңлап алдым: без дөрес уйламыйбыз. Без акча эшләү турында уйлыйбыз, кешеләр турында түгел. Ә нигә әле берничә гаилә бергә яшәгән фатирлардагы яшьләргә үз фатирларын булдыру мөмкинлеген тудырмаска? Өч буын – әби-бабайлар, әти-әниләр, балалар – барысы да бер кысан почмакта интегәләр бит. Балалар дәрес әзерли алмый, ызгыш-талаш... Ипотеканы шундый гаиләләргә юнәлтеп эшләдек. Һәм – клиентлар артканнан-арта башлады. Ни өчен? Чөнки без кешеләргә үз тормышларын җайга салу мөмкинлеге бирдек.
Лидерлык турында
Чын лидерлык – тумыштан килә торган сыйфат дип саныйм. Рәссамлык, шагыйрьлек кебегрәк... Андый бала кечкенәдән башкаларны артыннан ияртә. Мин үзем мәктәптә укыганда, дусларымна макулатура җыярга әйдәгән идем. Үземнән дә олырак кызлар-малайларны тыңлатып, тәки җыйдырдым бит. Исәпләп күрсәттем тегеләргә: күпме җыйсак, нинди керем алачакбыз да, ничек аны тигез итеп бүләчәкбез. Әти белән икәүләп алып барып тапшырганыбызны да хәтерлим. Икенче җәйдә тагын нәрсәдер уйлап чыгардым... Онытмагыз: лидерлык юкка чыгарырга мөмкин. Әти-әниләр дә, укытучылар да баладагы бу сыйфатны үстерергә тиеш.
Бәхет – акчадамы, яки трудоголик диагнозы
Юк! Бәхет – ирекле, тыныч күңелле булуда. Ә үзегез соң трудоголик, дисез, шулаймы? (Көлә.) Отпускта, Болгариядә ял иткәндә, чираттагы бер китап эләкте кулыма – анда банкларны алдап, һәртөрле афералар оештыручы бер адәм турында сүз бара. Мин тәмам ябыштым бу китапка. Кайткач, әйтәм, карале, шулай-шулай кыланалар икән, безгә дә үтеп керсәләр?! Ялда да һәр нәрсәне эштәге күзлектән карап йөрим инде. Әмма мин хезмәткәрләремне гаилә, йорт тормышыннан аермаска тырышам. Һәркем бу дөньяга якыннары белән көннәрен бәхетле итеп үткәрү өчен килә.
Миңа кызым күптән түгел Робин Шарма китабын бүләк итте – «Монах, который продал свой феррари». Бик нык уйландыра торган әсәр, һәркемгә укырга киңәш итәм. Укыгыз, бигрәк тә үзегез яраткан фәннәрне шәп итеп үзләштерегез. Болай иткәндә, сез инде мәктәпне бетергәндә үк үзегез акча эшли аласыз. Ничек итепме? Бик гади: тиешле фәннәрне 300 баллга тапшырасыз да, Россииянең, нәрсә Россиянең, дөньяның теләсә кайсы ВУЗына керәсез.. Кемнәрдер түләүлегә кереп, әти-әнисенә кредитлар алдырып интектергәндә, сез кагыйдәләрне үзегез куячаксыз. Ә моңа ирешергә була, максат кую гына кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
Нет комментариев