Логотип Идель
Ялкын

"ТЕХНИКА ҖЕНЕ КАГЫЛГАН ЕГЕТ"

Кемнәрдер рәсем ясый, шигырьләр яза. Кемдер бик матур җырлый, йә бии, йә спортта гел беренче була. Ә менә Кайбыч районы егете Илһам Гыйниятуллин трактор җыйган! Үзе! Тырышлыгы юкка китмәгән: Казанда үткәрелгән «Кулибины XXI века» олимпиадасыннан беренче урын белән кайткан ул.

Техника белән кайчан мавыга башладың, Илһам? 

Җиденче сыйныфта укыганда укытучым безне сыйныфыбыз белән Казанга авиатехника күргәзмәсенә алып барган иде. Шул чакта ук миндә бу өлкәгә карата зур кызыксыну уянды. Үземнең дә шулай ясап карыйсым килә башлады. Бәхетемә, бик тиздән техника җене кагылганнар өчен түгәрәк ачып җибәрделәр. Яңа уку елыннан башлап, мин шул түгәрәккә язылдым.

Моңа кадәр ни дә булса ясап караганың бар идеме?

Бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда ук буш вакытларымда агачтан төрле очкычлар ясый идем. Җәйге каникулда хәтта ватык уенчык машиналарымнан пульт белән идарә ителә торган яңа машина да ясаган идем бервакыт. Кызык миңа яңа әйберләр ясау...

Илһам, тракторны җыю процессы турында тулырак сөйләп кит әле. Эшне нидән башлап җибәрдегез?

Түгәрәккә йөри башлагач, укытучыбыз ниләр ясаячагыбызны аңлатты. Эшләячәк техникалар барыбызга да бик кызык тоелды. Иң беренче эш итеп, әлбәттә, сызымнарын, схемаларын ясадык. Аннары йөрми торган ватык машиналарны барладык. Тракторның күп өлешләрен Газ-52 машинасыннан алдык без. Кабинасы гына ‒ иске тракторныкы. Үзебез уйлап чыгарган тракторны бер ел дәвамында дүртәүләп җыйдык. Җыйган вакытта төрле эш кораллары белән эшләргә туры килде. Башта бик авыр иде, тора-бара кул ияләште, аннары бөтенләй дә остарып киттем. Иң элек тракторның аскы өлешен җыйдык, ягъни көпчәкләрен, алгы һәм арткы мостларын. Аннан соң инде кабинасын куеп, вак механизмнарны: газ, тормоз, сцепление, педальләр, руль, спидометрларны урнаштырдык. Шулай җыя торгач, уку елы да азагына якынлашты...

Эш барышында проблемалар тумый калмагандыр...

Нәкъ менә җыю барышында проблемалар булды, билгеле. Беренче чиратта сварка белән эшләү. Аларын зурларның ярдәменнән башка ничек җиңеп чыгасың? Өстәвенә, кайвакыт үлчәп ясаган детальләр дә туры килми аптырата. Кабат үлчәп, кабат әзерләү өстәмә вакыт сорый. Юкка гына «җиде кат үлчә, бер кат кис» димиләр шул... Кирәкле материалларны, детальләрне эзләп табу да җиңел булмады. Ләкин, ни генә булмасын, без бу эшне ахырынача илтеп җиткердек. Шунысы – куаныч һәм горурлык.

Тракторны җыеп бетергәч, янәшәдәгеләр соклануларын яшерә алмагандыр. Үзең ниләр кичердең? 

Әйе, трактор әзер булгач, мәктәптәге дуслар да, якыннарым да сокланып карадылар, мактадылар. Үзем дә чиксез шат идем. Казанда үткән «Кулибины XXI века» бәйгесендә беренче урын да алып кайткач, шатлыгым тагын да артты. Яңа төр техника җыяр өчен стимул барлыкка килде. Нәрсәгәдер тотынсам, һичшиксез, башкарып чыга алырмын төсле хәзер.

Димәк, киләчәктә әле син безне янә  шаккатырачаксың?

Алга таба да әлеге эшләремне дәвам итәргә уйлыйм. Бүгенге көндә автоматлашкан су насосы ясау белән мәшгульмен. Алла бирсә, бу эшне дә башкарып чыга алырмын дип уйлыйм.

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

Исеме: Илһам Гыйниятуллин

Туган көне: 1998 елның 6 феврале

Туган җире: Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы

Тормыш девизы: Тотынып карарга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев