Ялкын
Татфондбанк эше буенча тагын өч топ-менеджер тоткарланган
Татфондбанк эше буенча тагын өч кеше тоткарланды, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Билгеле булганча, «Татфондбанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары - 34 яшьлек Рамил Насыйров; «Яңа нефтехимия» ҖЧҖ директоры - 52 яшьлек Рамил Сафин һәм «Роял Тайм Групп» ҖЧҖ генераль директоры - 40 яшьлек Елена Леушина тоткарланган.
Хәзерге вакытта тоткарланучыларның иреген вакытлыча чикләү чаралары хәл ителә.
Искәртеп үтик, «Татфондбанк» ГАҖ идарәсенең элеккеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты 52 яшьлек Роберт Мусинга карата «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эшен тикшерү бара.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 2016 елның августында «Татфондбанк» ГАҖ хезмәткәрләре, кредит алып, үз максатларында куллану максатыннан, башка акционерлык җәмгыятьләре белән кредит килешүләре тәэмин ителгән югарыликвидлы активлар барлыгын раслап, Россия Үзәк банкына фиктив мәгълүматлар тапшырган. Соңыннан алган 3 миллиард күләмендәге кредит акчалары «Татфондбанк» ГАҖенең аффилировланган оешмалары исәп-хисабына күчерелгән.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев