Логотип Идель
Ялкын

«ТАТАРСТАНЛЫЛАР САЙЛАУГА БАРА»

Татарстанлылар "Горжусь Татарстаном – иду на выборы" акциясендә бик теләп катнашалар.

Республикабызда «Вместе с Президентом»  хәрәкәте тарафыннан оештырылган "Горжусь Татарстаном – иду на выборы" марафоны актив рәвештә эшләп килә. Марафонның төп максаты - Татарстанлыларның игътибарын якынлашып килә торган Бердәм тавыш бирү көненә юнәлтү. Искәртеп үтәбез: 2015 нче елның 13нче сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле депутатларнын сайлау булачак.

«Кадровый резерв» һәм "Академия творческой молодежи РТ" активистлары 2 сентябрь көнне Казанда марафон кысаларында  махсус акция уздырдылар. Алар Бауман урамына республикабыз картасы төшерелгән һәм якынлашып килә торган сайлау көне турында мәгълүмат язылган баннер урнаштырдылар. Урамнан узган кешеләргә әлеге баннер янында фотога төшәргә һәм фотоны социаль челтәрләргә #яидунавыборы хештегы белән кертергә тәкъдим ителде. Акциядә катнашкан һәркемгә үзенчәлекле беләзекләр бүләк ителде.

Казанлыларга һәм башкалабыз кунакларына 13нче сентябрьдә булачак сайлау символы төшерелгән магнит, наклейка һәм буклетлар таратылды.

«Вместе с Президентом» хәрәкәте активисты,  "Академии творческой молодежи РТ" җитәкчесе Валентин Шихобалов 13нче сентябрьдә булачак сайлау һәм бүгенге көндә башкарыла торган эшләр турында үз фикерен белдерде: «Без кешеләр белән шактый кызыклы рәвештә аралашабыз. Аларга Татарстан Республикасы Президентын сайлау көне һәм аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйлибез. Шулай итеп, без 13 нче сентябрь көнне сайлауга килергә кирәклеген искәртергә тырышабыз»

[gallery columns="2" size="large" ids="2906,2905"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев