«ТАТАРСТАНЛЫЛАР БЕРЕНЧЕ!»
Россиянең төрле регионнарыннан җыелган 300дән артык бала дүрт көн дәвамында юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Бәйгедә катнашучылар ПДД кагыйдәләре буенча тест эшләделәр, беренче ярдәм күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү буенча үзара ярыштылар, югарырак баллар тупларга һәм төркемнәрен беренчелеккә чыгарырга тырыштылар. Моннан тыш яшь инспекторлардан автошәһәрчекне белүләрен, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау тәртибен, иҗади бәйгедә үзләрен күрсәтүләрен сорадылар. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча, Татарстан төркеме «Безопасное колесо-2016» җиңүчесе булып калды. Казан шәһәренең Вахитов районы №18 мәктәп укучылары Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамилә Минниханова, Егор Сафинны шушы җиңүләре белән котлыйбыз! 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев