«ТАТАРЛАР КАЙДАН КИЛЕП ЧЫККАН?»
31 май көнне Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музеенда «XX гасыр татар тарихы» темасына «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең лекториясе булып узды.
Фәннәр Академиясе һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих Институты директоры Рафаэль Хәкимов Татар республикасына нигез салучылар турында сөйләде; Казан федераль университетының татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы ассистенты Илдар Шафиков «100 ел элек татарлар арасында барган иҗтимагый бәхәсләр» темасына чыгыш ясады; Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Татар республикасының альтернатив проектлары белән таныштырды. Шулай ук төркемнәрдә «Татарстановедение» дип аталган интератив уен да булды.
Акыл фабрикасы лекториясе кысаларында «Татарларның килеп чыгышы» дип аталган видеороликның премьерасын да күрсәттеләр. Әлеге видеоролик Алтайдагы Һун дәүләтеннән алып Идел буендагы Казан ханлыгы чорына кадәр вакытны, татар халкының формалашу тарихын визуаль рәвештә күзалларга ярдәм итә. Ул өч телдә төзелгән: татар, рус, инглиз. Бу караучылар аудиториясен киңәйтергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
Нет комментариев