Ялкын
ТАТАРЧА ЯЗА БЕЛӘСЕҢМЕ? ТИКШЕРЕП КАРА!
Татарча дөрес язу-язмавыңны тикшереп карарга теләсәң, тикшереп кара. 29 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Казанда «Татарча диктант» узачак. Диктантны һәр теләүче язып карый ала.
Диктант тексты итеп татар язучысының әсәреннән өзек алыначак. Кайсы язучыныкы икәне әлегә билгеле түгел. Текстны Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин укыячак.
Акцияне КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты ярдәмендә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстанның яшьләр һәм спорт министрлыгы оештыра.
Оештыручылар мондый акция әдәби татар теленә игътибарны арттыру өчен кирәк, дип саный.
Диктант тексты итеп татар язучысының әсәреннән өзек алыначак. Кайсы язучыныкы икәне әлегә билгеле түгел. Текстны Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин укыячак.
Шундый ук диктант Казан белән бер үк вакытта Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Павлодар (Казахстан) һәм Бишкекта да (Кыргызстан) узачак.
Акцияне КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты ярдәмендә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстанның яшьләр һәм спорт министрлыгы оештыра.
Оештыручылар мондый акция әдәби татар теленә игътибарны арттыру өчен кирәк, дип саный.
Кайчан: 29 октябрь 11.00 сәгатьтә
Кайда: «Татарча диктант» КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында узачак.
Шарты: Регистрация узарга кирәк түгел. Бары диктант башланырга 15 минут кала килеп җит.
Адресы: Татарстан урамы, 2 йорт, 3 кат, актлар залы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
Нет комментариев