Логотип Идель
Ялкын

КЕМНӘР УЛ ТАТАРЧА СТАРТАП БУЛДЫРУЧЫЛАР?

КУШЫМТАНЫ ЙӨКЛӘП АЛУ БИК ҖИҢЕЛ: УЛ GOOGLE PLAYДА БАР. ПРОЕКТ УҢЫШЛЫ БУЛСЫН ӨЧЕН ПРОБЛЕМА ТАБАРГА, ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ, "БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!" ДИЯРГӘ КИРӘК. ҮЗЕҢ УҢЫШЛЫ БУЛЫР ӨЧЕН - БДИ ТАПШЫРЫРГА, СӨТЛЕ ЧӘЙ ЭЧӘРГӘ ҺӘМ "ЯЛКЫН"ГА ИНТЕРВЬЮ БИРЕРГӘ... БАРЫСЫН ДА АҢЛАГАНСЫҢ ИКӘН, АЛГА ТАБА УКЫМА.


УКЫСАҢ ИНДЕ, ДОСЬЕДАН БАШЛА!



Алар: "Татарча" кушымтасы авторлары


Исемнәре: Эмиль Гафиятуллин, Ильмир Арсланов, Артур Әхмәтов


Укыйлар: Әлмәттә Татар-төрек лицеенда, 11 класста


- Проект белән таныштырыгыз әле?


Ильмир: Бу - татар телен өйрәнергә ярдәм итүче кушымта. Барысы да бик җиңел: аны Google Playдан йөкләп аласың, теләгән темаңны сайлыйсың һәм билгеле сүзләр җыелмасын өйрәнә башлыйсың. Сүзләрне хәрефләп төзеп өйрәнергә була. Әйтелешен тыңларга да мөмкин. Әлегә бер меңгә якын сүз тупладык.


- Ни өчен мондый кушымта ясарга булдыгыз?


Эмиль: Мин – программист. Татарча начар беләм. Шуңа күрә. Беренче версиясен үзем генә эшләдем. Аннары безнең команда тупланды. Ильмир кушымтага көн саен яңа сүзләр өсти һәм аны таныту өчен җаваплы. Артур – дизайнер.


[gallery columns="2" size="full" ids="12010,12009"]

Күпме инвестиция табага өлгердегез инде?


Эмиль: Инвесторлар эзләү белән безнең куратор шөгыльләнә. Беренче инвестициябез 50 мең сум булды. Аны Әлмәттәге “Дай 5” стартап-акселераторында оттык.


Ильмир: Татар яшьләре форумында катнаштык. Анда кушымта турында бик күп кешегә сөйләргә өлгердек. Безнең хәзер бөтен Россия буенча 3 мең кулланучы бар. Бу да - бер уңыш.


- Бу проект үзегезне берәр ничек үзгәрттеме?


Эмиль: Үзем турында әллә ни күп әйбер белдем дип әйтә алмыйм. Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры килә. Җәй буе буш вакыт булмады.


Ильмир: Июльдә көнгә 50-100 сүз өстәп бардык. Җәй соңгы 2 атнасында гына бер сүз дә өстәмәдек - ял иттек. Бу эшне автоматлаштырырга җыенабыз.


- Кызларның сезгә игътибары арттымы?


Эмиль: Әйе. Төгәл процентларда үлчәп булмый инде. Ләкин сизелде.


Ильмир: Миңа сизелмәде. Эмильгә "босс" булганга сизелгәндер, бәлки.


- Проект уңышлы булсын өчен нишләргә кирәк, сезнеңчә?


Эмиль: Кеше нәрсәдер уйлап тапкан икән, димәк, ул проблема күргән һәм аны чишәргә тели. Проблема чынлап та бар икән, проект уңышлы була.


Ильмир: Көн саен продуктив булырга - иң мөһиме. Көндәлек эшләрең арасында проект өчен вакыт табарга, камилләштерергә, җитди карарга аңа.


- Нәрсә мөһим сезнең өчен якын киләчәктә?


Эмиль: БДИны әйбәт тапшырырга һәм укырга керергә - Иннополиска яки ИТИСка (КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе).


Ильмир: Имтиханнарны тапшыру шулай ук. Мин программист түгел, гуманитарий. Кая укырга керәсемне хәл итмәдем әле.


- Кайчан бу проект тулысынча уңышлы булды дип санаячаксыз? Эмиль, мөгаен, үзе татарча сөйләшә башлагач?


Эмиль: Хммм... Яхшы сорау.. Әйе! 150 сүз өйрәндем инде.


Ильмир: "Татарча" кушымтасы һәр 10нчы кешедә булгач, бәлки. Мин татарча беләм бит инде. Без өйдә татарча сөйләшәбез. Ә Эмиль белән татарча сөйләшмибез. Ни өчен? Мин ул белгән 150 сүзгә эләкмәсәм?



ТАТАР СТАРТАПЕРЛАРЫНЫҢ ТОРМЫШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ


Эш башлаганда "Без булдырабыз!" дип әйтергә.


Иртән торганда татар стартаперының башында көнлек план булырга тиеш.


Татар стартаперының яраткан китабы - татар теле грамматикасы һәм татар телен өйрәнү методикасы.


Ике татар стартаперы очрашса, татарча кул биреп исәнләшү шарт.


Татар стартаперлары ял иткәндә, һичшиксез, сөтле чәй эчә.


Клавиатурадагы бөтен татар хәрефләрен белү мәҗбүри түгел. Чөнки электрон клавиатура бар.


Ләйсән Фәйзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев