«ТАТАР ТЕАТРЫНЫНА БАГЫШЛАНГАН ФЛЕШМОБ»
Татар театрының 110 еллык юбилее уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур флешмоб оештыра. 2016 елның 19 маенда, легендар «Зәңгәр шәл» спектакле алдыннан Камал театры каршындагы мәйданда тамашачылар 110 саны булып тезеләчәк һәм күккә 110 шар очырачак. Флешмобта катнашучылар шул көнне Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен бушка карау мөмкинлегенә ия булачак.
Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен театрның вконтактедагы рәсми төркемендә үзеңнең килүеңне расларга һәм флешмоб хакындагы әлеге яңалыкны үз диварыңа урнаштырырга гына кирәк. Спектакльгә чакыру билетлары вконтакте төркемендә флешмобка килүен раслаган беренче 110 кешегә биреләчәк. Язылу.
Чара Камал театры каршында 17.00 сәгатьтә башлана. Татар театрын яратучы һәр тамашачыны зур флешмобта көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
Нет комментариев