Ялкын
ТАТАР РӘССАМЫ - ВАСИЛ МАЛИКОВ
Васил Малик улы Маликов (19 октябрь 1924 – 11 октябрь 1992) – танылган рәссам, сынчы, Казандагы Мулланур Вахитов һәм Муса Җәлил һәйкәлләре авторы. Муса Җәлил премиясе, Тукай премиясе лауреаты.
Васил Маликов 1924нче елның 19нчы октябрендә Татарстанның Актаныш районы, Иске Кормаш авылында туа.
Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948-1953нче елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый. Васил Маликовның Казанда Үзәк ял паркы каршындагы монументы шәһәрнең күрке булып тора. Соңгы елларда Васил Маликов үзенең бөтен осталыгын портрет жанрында күрсәтә. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил һәм башка милли каһарманнарга эшләнгән һәйкәлләр шуның ачык мисалы. Ул үзенең сыннарында замандашларының характерын бай һәм дөрес итеп ача. Рәссамның берничә әсәре фронт истәлекләренә бәйле рәвештә бирелгән. «Хәтереңдәме, иптәш?», «Соңгысы» кебек хезмәтләре аның иҗади кызыксынуының күпкырлы булуына ышандыра. «Соңгысы» әсәре 1980нче елда республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Рәссамга иҗаттагы уңышлары өчен Муса Җәлил премиясе, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык рәссамы дигән исем бирелә.
В. Маликов 1922нче елның 11нче октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев