Логотип Идель
Ялкын

ТАТАР РӘССАМНАРЫ КУРСЫН ДӘВАМ ИТЕП

Озад Хәбибуллин (Озад Хәбиб, Озад Гариф улы Хәбибуллин) – рәссам, Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) доценты. Үзбәкстанның халык рәссамы.

О.Хәбибуллин

1949 елның 26 июлендә Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Гиҗдуван шәһәрендә туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать училищесын (1968), А. Островский исемендәге Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Чыңгыз Әхмәров остаханәсе) (1973) , ССРБ рәссамнар йорты (Сенеж иҗат йорты) каршында аспирантура тәмамлый.

Көнчыгышның бөек акыл ияләре

Рәссам-монументалист буларак иҗат итә. Шулай ук майлы буяу белән ясаган хезмәтләре дә бар. Сәнгатьнең мозаика, шамот, нәфис металл, скульптура төрләрендә дә эшли.

Остазы – Чыңгыз Әхмәров, Үзбәкстанның һәм Татарстанның халык рәссамы.

Кырык еллык иҗат гомерендә күп санлы метро тукталышларын, мәдәният сарайларын, матбугат үзәкләрен, банк биналарын, аэропортлар, вокзалларны бизәүдә катнаша.

Ташкәнт (метро, фәннәр академиясе, консерватория, хөкүмәт аэропорты биналары), Санкт-Петербург (элекке Синод бинасындагы Б.Ельцин исемендәге китапханә бинасы) шәһәрләрендә иҗат ителгән 70 монументаль сәнгать әсәренең авторы.

Хезмәтләре Япония, Англия дәүләт галереяларында, АКШта, Канадада, Грециядә, Швейцариядә, Израильдә шәхси кулларда саклана.

1977 елдан башлап, Үзбәкстанда һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Казан шәһәрендә рәссамның әсәрләрен «Хәзинә» галереясе, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә күрергә мөмкин.

Тукай мәйданы мәүкифендәге паннолар

2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгәндә, Казан метросының 2 тукталышын – «Г. Тукай исемендәге», «Кремль» тукталышларын бизәргә чакырыла. Классика шәкелендәге византия мозаикасы стилен кулланып, «Ана догасы», «Яңа Кисекбаш», «Фатыйма һәм сандугач», «Туган тел», «Кичке азан», «Бишек җыры», «Кышкы төн», «Кәҗә һәм сарык» панноларын ясый.

2008 елда Казанда, Универсиада-2013 кә әзерләнү кысаларында, дәүләт башлыклары саммиты узачак «Корстон» үзәгендәге Наполеон залының 150 м² мәйданлы интерьерын (бизәлгән плафоннар (түшәмнәр)) бизәүче төркемнең җитәкчесе була.

Зөя утравында «Барлык кайгыручылар шатлыгы» (Всех скорбящих радость) храмын яңадан торгызу эшләренә җитәкчелек итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре


ССРБ рәссамнар берлеге премиясе (1984) – Ташкәнт метросындагы «Айбек» шамот горельефы өчен Үзбәкстанның халык рәссамы (2004) – Ташкәнт консерваториясендәге панно (2002) өчен
ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1975).

Кызыклы факт

Мәскәү рәссамнары ел ярымда эшләргә вәгъдә иткән Казан метросы тукталышларын бизәүне О. Хәбибуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме 3 ай эчендә эшләп чыга.

О.Хәбибуллин_1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев