Ялкын
"ТАТАР РӘССАМНАРЫ" КУРСЫ ДӘВАМ ИТӘ"
Салават Гыйләҗетдинов – Башкортстанда яшәүче татар рәссамы.
Салават Мөхәммәт улы Гыйләҗетдинов Борай районының Борай авылында туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа дәүләт сәнгать институтының (бүген — З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең) художество бүлегендә белем алган. 1991 елдан республика, төбәкара, Бөтенрусия, халыкара күргәзмәләрдә катнашып, шактый тәҗрибә туплаган. Башкортстан Рәссамнары берлеге идарәсе әгъзасы.
1998 елдан — Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Русиянең Каллиграфлар берлеге әгъзасы, “Уфимский лубок” проекты авторларының берсе. Нигездә, ул графика өлкәсендә эшли (пастель, граттография, линогравюра, катнаш басма графика, китап графикасы һәм башкалар). Бүген Уфада яши һәм иҗат итә. 2нче балалар художество мәктәбендә укыта. Уфада, Казанда, Чаллыда, Ижауда шәхси күргәзмәләрен оештырды.
Салават Гыйләҗетдинов — Башкортстан Республикасының күпчелек муниципаль районнарның һәм шәһәрләрнең рәсми герб һәм байрак сурәтләре авторы.
Гаиләсе бар. Кызы да рәссам булып китә — Санкт-Петербургта А. Штиглиц исемендәге художество-сәнәгать академиясендә укый. Мозаикалар, витражлар эшләргә өйрәнә. Улы — көрәш буенча спорт мастеры, хатыны — хореограф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев