Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАР КЫЗЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗМЫ?"

Татар кызы нинди була ди? Бу сорауга җавап эзләгәнегез булдымы? Алайса, менә сезгә җавап.


1 һәм 2 нче рәсемнәрне карагыз әле. Икесе дә бер төсле кебек. Ләкин берсендә буялган, икенчесендә буялмаган табигый чәчләр. Буялган чәчкә, нигездә, егетләр милли символабыз – лалә рәвешендә каптыргыч эләктерде. Күзләр мәсьәләсендә дә бәхәс туды. Кара төс белән яшел диючеләр – бер чама. Ни хикмәт, зәңгәр төсне әйтүче берән-сәрән генә булды. Димәк, килешми татар кызына зәңгәр күз! Егетләр муенына ярымай кунакласа, кызларныкын оригинальрәк һәм аппетитлырак әйбер бизи – өчпочмак. Без сораштырган бер төркем егетләр аеруча дәртләнеп күтәреп алды бу фикерне.


Берәүләр заманча татар кызына футболка кидерсә, шулай да, күпчелек типик күлмәккә өстенлек бирде. «Өчпомаклы» егетләр кызның футболкасына «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе туграсы – шаян «Ә» хәрефе төшерелгән сәдәфләр дә тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, башкалар да күтәреп алды аларның идеясен. Янбашка – джинс чалбар, аякка – кеды. Кызның уң ягы да милли төсмерләрдән мәхрүм түгел. Читексез – дөнья сансыз. Шуңа да сораштырылучыларның яртысыннан артыгы читек тәкъдим итте. Көләсе түгел! Казанда читек киеп йөрүче кәттә кызлар күп ул! Әйткәнебезчә, түштамга – безнең идея. Әмма сурәтен егетләр-кызлар үзләре тәкъдим итте. Егетләр арасында берече урында – салкын чәй эчеп, гомере үткән Салават, ә кызлар арасында, юк, күпчелеге Джонни Деппка алдынып, милли горурлыгын аяк астына салып таптамады. Марат Бәшәровка бирделәр. Тавыш бирделәр, дип әйтүебез.


Татар егет-кызлары үзләре тәкъдим иткән образлар менә шундый. Аларны Тукайлар, Мөхлисә Бубыйлар образы белән чагыштырганда, уртаклыклар юк кебек. Тышкы матурлыктан бигрәк, эчкесе мөһим бит. Күңелең матур, милли булса, киемең дә шаян, милли һәм аппетитлы булачак.2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев