Логотип Идель
Ялкын

«ТАБИГАТЬНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ БЕЗНЕҢ КУЛДА!»

2016 нчы ел - Татарстанда сулыкларны саклау елы. Шул уңайдан Балтач гимназиясе укучылары иҗади эшләр башкарды. Шуларның кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез һәм сезгә ошар дип өметләнәбез.


Хәерле эш көннәре теләп, гимназия хәбәрчеләре.


Туган авылым янында

Шушма елгасы ага.

Җәен, шау-шу килеп, анда

Су коена бала-чага.

Шәйхиев Рүзәл, 5а

 

Авылыбызның бер сере бар:

Дан тота ул күл белән.

Балтачым, туган ягым,

Бай син Каракүл белән.

Нинди генә риваять юк

Ул күлгә багышланган.

Күрәсең лә, бик популяр

Калганнар арасында.

Имеш, элек бер хатын

Керләрен юган күлдә.

Күл аңа ачуланып,

Күчкән икенче җиргә.

Калган хәлләр турында

Инде сөйләп тормыйбыз,

Чөнки аның дөреслеген

Беркайчан да белмибез.

Вәлиева Динә, 8а

 

Туган илем

Сөекле туган илемне,

Мин бик тә хөрмәт итәм.

Сөекле туган илемдә

Миңа яшәү бик рәхәт!

Минем туган илемдә

арысы да бик матур.

Минем туган илемдә

Бар кеше дә бик якын.

Үз илемә сагынып кайтам,

Кая гына барсам да.

Үз илемне бик яратам,

Кайда гына булсам да.

Гарифуллина Лилия, 5а

 

Туган авылым бигрәк матур,

Көмеш сулы елгасы,

Чишмәсенең челтер суы

Күңелләрне дәвалый.

Елга буе әрәмәлек,

Көн дә кошлар сайравы

Колакларны иркәлидер

Салкын суның шаулавы.

Фазылҗанова Ләйсән, 8а

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев