Төрки журналистлар Казанга корылтайга җыела
27-28 май көннәрендә төрки журналистлар II корылтайга Казанга җыела. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Күптән түгел Дөнья журналистлар берлеге рәисе Мәндәрәс Дамир җитәкчелегендәге вәкиллек Казанга килеп, “Татмедиа” оешмасы җитәкчеләре белән күреште. Очрашу ахырында Төрки дөнья журналистлар берлеге шурасының икенче җыенын Казанда үткәрергә дигән карарга киленде. Аның беренчесе “2013 елда Искешәһәр - төрки дөнья мәдәният башкаласы” программасы кысаларында Төркиянең Искешәһәр каласында үткәрелгән иде.
Быелгы чарада төрки дөнья журналистлары, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре катнашачак. Барлыгы 22 илдән 100 журналист киләчәк. Аерым алганда, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Гыйрак, Сүрия, Болгарстан, Романия, Маҗарстан, Греция, Германия, АКШ, Англия, Франция һ.б. ерак чит илләрдән вәкилләр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев