Логотип Идель
Ялкын

"ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ КЕМ КУЛЫНДА?"

Еш кына "Телләр бетә, татар, башкорт, мари телләрендә сөйләшүчеләр саны көннән-көн кими, яшьләр үз телләрен белми" дигән сүзләр ишетергә туры килә. Килешәсездер, бу сүзләр бик куркыныч яңгырый. Көннәрдән бер көнне үз телеңдә сөйләшергә әңгәмәдәш калмас дигән уйдан эсселе-суыклы булып китә. Туган телеңне саклау өчен тагын да күбрәк тырыша, рус телле дусларың белән дә татар телендә сөйләшә башлыйсың. Ә бераздан күңелең түренә үз телеңне генә түгел, тугандаш төрки телләрне дә якларга кирәк дигән уй керә. Миндә дә нәкъ шундый уй барлыкка килде. Тизрәк Халыклар дуслыгы йортына чаптым. Ә анда...

«Развитие и сохранение национальных языков в поликультурном обществе» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция бара икән. 

2015нче елның 28нче ноябре Казанлылар өчен нәкъ шушы чара белән истәлекледер, мөгаен. Чөнки безнең башкалабызга берничә республика, милләт һәм дин вәкилләре җыелган иде. Фәнни-гамәли конференция кысаларында рус, татар, чуваш, мари, мордва, удмурт, башкорт филологиясе секцияләре эшләп килде. Россиянең төрле төбәкләреннән бирегә килгән катнашучылар гади укучылар гына түгел. Алар барысы да үз милләтләре, үз телләре өчен җан атып торалар. Туган тел һәм аны саклау, үстерү өлкәсе, әдәби әсәрләрдә милли үзенчәлекләрнең чагылышы, милли тел үсешенә комачаулый торган проблемалар,телнең өйрәнелү тарихы - бу темаларның берсе дә катнашучыларның игътибарыннан читтә калмаган. Башкортстаннан килгән укучы кызлар, мәсәлән, ата-бабалары тарихын тирәнтен өйрәнгәннәр, Чувашиядән килгән катнашучылар авылдашларының нәсел билгеләре турында бик кызыклы чыгыш ясады. Татар филологиясе секциясендә чыгыш ясаган укучыларны исә гарәп-фарсы алынмалары һәм аларның телебездә йогынтысы, катнаш никах мәсьәләсе кызыксындыра икән. Фәнни-гамәли конференциягә килгән бер генә укучы да вакытын бушка уздырмаганы ачыкланды. Чыгышлардын соң жюрилар һәм укучыларның үзара фикер алышулары, вакыты-вакыты белән бәхәсләшеп алулары моңа дәлил иде.

[gallery size="full" ids="4285"]

Мин Халыклар дуслыгы йортыннан тыныч күңел белән чыктым. Чөнки үз милләте, үз теле, аның үсеше өчен җан атып торган мондый укучылар булганда, безнең киләчәгебез якты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев