Логотип Идель
Ялкын

«ТӘҢКӘЛӘР КЕБЕК ЧЫҢЛАП...»

Хәрбер кеше узеннэн сон килэчэк буыннарга тарих булып калырдай гамәлләр эшләргә тырышып янып-яшьнэп яши. Узеңнән соң эз калдырырга тырыша. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап калу да безнен топ бурычларыбызның берсе булуын дәлилләп яши.

Элеге байлыкны туплап, яшь буынга тапшыру бик әхәмиятле дә, шул ук вакытта куп көч таләп итә торган изге эшләребезнең берсе дә.

Шушы тәп бурычыбызны безнең авылыбызда инде менң 8нче ел эшләп килүче «Тәңкәләр» фольклор ансамбле башкара. Аларнын максаты: керәшен халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап калу.

«Тәңкәләр» 2008 нче елда Дүсмәт мәдәният йортында Мария Петрова һәм Альбина Васильева җитәкчелегендә оешты. Шул вакыттан ук ансамблебез күп конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, күп кенә призлы урыннар яулап, шул ук вакытта авылыбызның мәдәният йорты сәхнәсендә һәрдаим чыгыш ясап, авыл халкын сөендереп торды.

Питрау бәйрәме, авыл сабантуйларында алар көтелгән кунак, сәхнә күрке булып тора.

Әле дә «яшь артистларыбыз» сәхнәдә ут уйната! Еллар узган саен да состав алмашына барды. Хәзер исә «Тәңкәләр» ансамбле Дүсмәт гомуми белем биру мәктәбе базасында Зоя Ахмадиева җитәкчелегендә эшләп килә. Көннән-көн репертуар янартыла, инде онытылып килә торган жырларны, бию элементларын табып, аларны тамашачыга да җиткерәләр.

Ансамбль гөрли, кайный. Составта саналучы укучы кызлар һәм егетлэр инде чыныгып беткәннәр дисәк тә ялгыш булмас. Яңа туган 2016 нчы елда гына да унышлар шаккатырлык. Ел башында ук «Тәңкәләр» Казанга барып, «Туым жондызы» конкурсында 3нче урын белән кайткан булсалар, Мамадышта исә Диана Мишкина истәлегенә уткәрелуче фестивальдә кечкенә йолдызчыкларыбыз 1нче урын яуладылар.

Әнә шулай яшь булуга карамастан, тамашачы күңелен яуларга өлгерде инде алар. Эйе, яуланасы үрлүр үле алда. Бары тик тәңкәләр чыны гына тынмасын.Ag9qb2BHOFY

Алинә Васильева, Мамадыш районы Дүсмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев