Логотип Идель
Ялкын

«СТАРТ-АПЛАР ӨЧЕН ИНВЕСТИЦИЯ»

Синең Старт-Апларың бармы? Инвестицияләр эзлисеңме?


Алайса Сәләткә рәхим ит!


15-21-нче май аралыгында II ИХО илләренең Казан яшь эшмәкәрләр форумы Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләреннән булган 50-дән артык проект авторын үзендә туплаячак. Алар һәммәсе дә инвестицияләр һәм бизнес-элемтәләр булдыру, ИТ старт-ап проектларны чынга ашыру өлкәсе белән кызыксыналар.


Катнашырга 2 кешедән артык проект төркемнәре чакырыла.


Әлеге проектларның иң-иңнәре Рәсәй, ИХО илләре өчен VIII Халыкара икътисади «KAZANSUMMIT» чарасы кысаларында инвесторларга тәкъдим ителәчәк.


«KAZANSUMMIT» – Рәсәй Федерациясе һәм Ислам илләре дөньясы белән икътисади элемтәдә торуның төп мәйданчыгы. Беренче тапкыр Рәсәй һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләренең Халыкара икътисади саммиты 2009-нчы елда үткәрелде. Моның белән ул уртак проектларны чынга ашыруда һәм хезмәттәшлек итүнең төп сораулары буенча фикер алышуда төп платформага әверелде. Ел саен уздырылучы Рәсәй һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләренең Халыкара икътисади саммиты РФнең Федерация Советы Җыелышы һәм Татарстан Республикасының хакимияте тарафыннан үткәрелә.


 «KAZANSUMMIT» кысаларында Республикабыз өчен киң спектрлы икътисади яктан мөһим сораулар хакында фикер алышачаклар. Шулай ук Малайзиянең финанслар өлкәсендәге тәҗрибәсе турында да сүз булачак. Сингапурга булган эш сәфәрендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәүдә күләмен арттыру һәм Малайзия студентларының безнең югары уку йортларында белем алу мөмкинлекләре булуы турында да искәртеп узды. Гомумән алганда, Фәрит Мөхәммәтшин Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәкләрендә игътисад базарларын киңәйтергә кирәк дигән фикер белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев