«СПОРТЧЫЛАР НӘРСӘГӘ ЫШАНА?»
Уңыш - кызык әйбер инде ул. Спортта моңа бигрәк тә еш инанасың. Бик күп спортчыларның хорафатларга ышанучан булуы бер дә сәер түгел.
Мәсәлән, танылган футбол тренеры Валерий Лобановский «13» санын яратмый икән. Лобановский Киев «Динамо»сы белән эшләгән вакытта, спортчыларның берсен дә «13» саны астында футбол кырына чыгармаган.
Заманында России футбол командасы белән эшләгән Гус Хиддинк галстукларның яшерен серенә ышана икән.
Француз Раймон Доменек тулысынча астрологиягә ышана. Шуңа күрә һәр футболчының йолдызнамәсен өйрәнә.
Голландия футболы легендасы Йохан Кройф, уен башланыр алдыннан, сагызын көндәше ягына төкерә торган булган. 
«Шальке» клубы өчен чыгыш ясаган голкипер Норберт Нигбург футбол кырына Рим атасы фотосын алып чыга торган була.
Ә менә СССРның иң яхшы капкачысы Ринат Дасаев Харальд Шумахер бүләк иткән перчаткаларына гына ышанган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
Нет комментариев