Логотип Идель
Ялкын

"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК": КАЗАННЫ ГӨРЛӘТЕР ЧАК ҖИТТЕ! /фото/

«Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале турында безнең республикада ишетмәгән кеше юктыр. Шулай булмый ни, ул республикабызның брендына әверелде бит инде!

«Йолдызлык» фестивале катнашучылары финиш сызыгын үтеп керде. Чөнки зона сайлап алу турлары артта калды. Ә алда тагын да катлаулырак сынаулар – Казан сәхнәсендә узачак финал этаплары көтә.

«Йолдызлык»ның атасы да бар!


Бишектән үк үзләрен артист булып күрсәткән егет-кызлар да, талантлары тора-бара ачылган яшьләр дә ярата бу бәйгене! Шуңа да биредә 5 яшьтән алып 21 яшьлекләргә кадәр катнаша. Жырлыйсың киләме, биисеңме, әллә алып барасыңмы – барысы да синең кулда. Ишетми калмагыз: төрле районнарда узган сайлап алу этапларында жюри әгъзалары 3042 номер караган. Бу турларда барлыгы 21 167 (!) кеше катнашкан.

Ә шушы фестиваль җиңүчеләрен әзерләп чыгарган укытучылар 15 миллион сумлык грант ярдәменә дәгъва кыла ала. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Бу грант әле узган елдан гына башлап оштырыла башлаган. 2016 елдан башлап, фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы белән уздырыла.







Дмитрий Тумановны «Созвездие-Йолдызлык»ның атасы, дип йөртәләр. Чыннан да, аның теләге, таләпчәнлеге булмаса, бу фестиваль андый ук дәрәҗәдә узмас иде, мөгаен. Әлеге шәхес фестиваль хәрәкәтен мәдәниятне саклап калуга өлеш кертә, дип саный. Чараның генераль продюсеры да нәкъ менә Дмитрий Туманов.

– «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә балалар сәләтен яклау нәрсәдә соң? Федераль телеканалларда, Интернетта – болар барысы да түбән сыйфатлы продукция. Күп кенә программалар яшьләребездә оятсыз интстинктларны үстерә, шулай итеп «рухиятнең умыртка баганасын» сындыра. Татар халкының бөек мәдәниятен, күпмилләтле мәдәниятебезне без хакимиятнең җаваплы карашы аркасында гына тиешле дәрәҗәдә саклап кала алабыз, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Туманов.

Иң шәп бүләк – суперфиналга чыгу!


Быел фестивальнең зона турлары 1 февральдән башлап 31 мартка кадәр узды. 10 зона туры Казан, Баулы, Түбән Кама, Яр Чаллы, Нурлат, Буа, Яшел Үзән, Буа шәһәрләрендә, Актаныш, Олы Әтнә авылларында, Балык Бистәсендә үтте.

Элеккеге гадәт буенча, зона турларында жиңеп чыккан кешеләр өчен иң төп бүләк – ул да булса суперфиналга бару. Андый егет-кызлар бу бүләккә ия булгач, кош тоткан кебек, очып йөри. Йөрерсең дә шул! Казанның «УНИКС», «Пирамида» сәхнәләрендә чыгыш ясау бәхетенең кемгә тәтегәне бар?!

Казанда финал этаплары 10-14 апрель көннәрендә «УНИКС» концертлар залында узачак. Анда 5000 конкурсант катнашыр, дип көтелә. Ә иң-иң яхшы, дип табылганнары ике гала концертта – 14 апрельдә («УНИКС») һәм 22 апрельдә («Пирамида») чыгыш ясаячак.







«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашып, жиңү яулаган балаларга 2006 елдан Татарстан Президенты тарафыннан каралган исемле стипендияләр бирелә. Гран-При өчен 70 мең сум тапшырыла. Төрле номинацияләрдә урын алган өчен бу сумма 20, 30, 40 мең сумга кадәр житә. Иң яхшы мөгаллимнәр «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәрен ала. Фестиваль хәрәкәте оешканнан бирле, аның 22 катнашучысы РАТИда (ГИТИС) белем алган. Тагын 26 талантлы яшь кеше бу вузда укуын дәвам итә. Ә «Созвездие-Йолдызлык»ның Кырым республикасындагы җәйге сменасында 200 бала ял итә.

Авылларда яшәп, «Совездие-Йолдызлык»та катнашкан балалар кайвакыт шәһәрләрне дә уздырып җибәрә. Моны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина ассызыклый. Чөнки конкурска әзерлек дәрәҗәсенә бик зур игътибар бирәләр икән.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале турында кызыклы фактлар:

– Кырым республикасының Бахчарай шәһәрендә 5-7 август көннәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале катнашучылары чыгыш ясаячак.

– Быелгы фестивальдә катнашучыларның саны 20 процентка арткан.

– Хәзер «Вокал» номинациясендә катнашучылар халык җырларын һәм онытылган әсәрләрне башкаруга өстенлек бирә.

– Якын арада ЮНЕСКО халыкара форумнарында «Йолдызлык» катнашучылары чыгыш ясаячак.















Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев