Логотип Идель
Ялкын

"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК" БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР БАЛЫК БИСТӘСЕНДӘ /фоторепортаж/

Язгы каникулларның беренче көннәре "Созвездие-Йолдызлык" республика конкурсында катнашучылар өчен ял була алмый инде ул. Нәкъ менә шушы вакытта республика районнарында сайлап алу турлары уза. 21 март көнне Балык Бистәсе Мәдәният йортында да Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара, Мамадыш районнарыннан килгән балалар үзләрен җыр, бию, конферанс юнәлешләрендә сынады.

Балык Бистәсе районында моңа кадәр зона турларының узганы юк иде. Шуңа күрә бу "Йолдызлык" бистә халкы өчен бигрәк тә кадерле. Хәер, Балык Бистәсе җире - Татарстанга бик күп иҗади шәхесләрне биргән төбәк. Җыр-биюгә дә сәләтле алар. Мисал өчен, озак еллар "Созвездие-Йолдызлык"та катнашып килгән районның "Рапсодия" бию коллективы былтыр бу фестивальнең Гран-Призына лаек була. Ә "Кама йолдызчыклары" бию төркеме беренче урынны ала.

[caption id="attachment_13680" align="aligncenter" width="6016"] Рифхат Якупов фотосы[/caption]

- "Созвездие-Йолдызлык" - безнең өчен горурлык ул. Балаларның әти-әниләренә дә, җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Балаларның ел саен ничек тә беренче урынны аласы килә. Бөтен кеше беренче урында була алмый бит инде. Безнең күрше районнарның да көчле командалар килгән. Алар белән бергә алдынгы урыннарга чыгу - тагын да бер стимул, - ди Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев.

Балык Бистәсендә узган зона этабында Камилә Сәлимгәрәева "Вокал-соло" номинациясендә 3нче урын алды. Җырларга яратса да, ул алып баручы булырга күбрәк ярата. Шуңа күрә "Конферанс" номинациясендә дә чыгыш ясый. "Йолдызлык" фестивалендә инде бишенче тапкыр катнаша икән. Алып баручы роле белән 5 яшендә кызыксына башлаган ул. "Татарстанның мини миссы" конкурсына баргач, аңа жюри әгъзалары "Син бит туганда ук конферанс булып тугансың!", дигәннәр.

- Конферанс булганда, мин үзем турында сөйли алам, үзем белән булган кызыклы хәлләр турында тамашачыларга әйтәм. Текстларымны да үзем язам. Әни дөресләп бирә. Мин текстның беренче өлешен генә язам. Чөнки без катнашучыларны сәхнәгә игълан иткәндә, аларның үзләреннән дә төрле мәгълүмат барып сорашабыз, - ди ул.

Камиләнең костюмнарын әнисе тегә икән. Балык Бистәсендәге зона турында ул зәңгәрсу костюмнан чыгыш ясады. Киемендәге бантигы да кедыларына туры килеп тора - көмешсу төстә! Яшь конферанс сәхнәгә чыгар алдыннан, бераз дулкынлана. Каушамас өчен ул тирән итеп сулыш ала, аннары сәхнәгә чыга икән. Камилә Питрәч районының 1 Май бистәсендә яши, 4нче сыйныфта укый.



8 яшьлек Ислам Шәйдуллин Кукмара районының Манзарастан авылыннан. Ул да "Конферанс" номинациясендә катнаша. Ислам чыгыш ясаучы малайлар-кызларны сәхнәдә игълан итә. 2015, 2016 елларда ул үзенең иптәше Әнвәр Хәсәнов белән бергә "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясап, беренче урынны алган.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале балаларның сәләтләрен ачарга юл бирә. Районнардагы зона турларында җиңеп чыккан балалар апрель аенда Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ә мондый сәләтле балалар Татарстаныбызда шактый. Димәк, "Созвездие-Йолдызлык" балалары Казанның "УНИКС", "Пирамида" сәхнәләрен тагын да гөрләтәчәк әле!

Алинә Минневәлиева

Фоторепортаж (Рифхат Якупов фотолары)

[gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="13715,13707,13703,13704,13698,13696,13697,13700,13705,13710,13709,13702,13699,13701,13706,13708,13711,13712,13713,13714,13716"]

[embed]https://youtu.be/5NZmGPeKt0k[/embed]

Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев