Логотип Идель
Ялкын

"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК": БАР НӘРСӘГӘ ӨЛГЕРЕРГӘ! /фотолар/

Суперфиналның дүртенче көне девизы: бар нәрсәгә өлгерергә. Көннең бай программасы жюри әгъзаларына - нәтиҗәле эш башкарырга, ә катнашучыларга “Созвездие-Йолдызлык” дигән бәйрәмдә күңел ачарга мөмкинлек бирде.

Фестиваль ярышының чираттагы көне беренче финалистларны билгеләде. «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләрендәге катнашучылар лауреат һәм җиңүче исемнәре өчен көч сынашты. Биючеләр иң шәп номерларын әзерләгән. Әйтик, "Дорога из города" бию театрының "Изумрудный город" төркеме “Столичная” биюе белән гаҗәпләндерде. Кылычлар ярдәмендә башкарылган катлаулы элементлар тамашачыларны таң калдырды.

Ел саен фестивальнең жюри әгъзалары гаять зур эш башкара. Номерлар карау һәм бәяләүдән тыш, алар мастер-класслар бирергә дә вакыт таба. Бәйгенең дүртенче көнендә яшь артистларны вокал осталыгына өйрәттеләр. Дәресне профессор, Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы җитәкчесе, Беренче каналда музыкаль проектларның вокал буенча режиссеры Марина Полтева үткәрде. Катнашучыларның шулай ук “Голос” һәм “Голос. Дети” проектларының баш музыкаль мөхәррире Марина Андрусенко белән аралашырга уникаль мөмкинлеге булды.



Күңел ачу программасы ике яңа мәйданчык белән тулыланды. Берсе - «Кидспейс» балалар шәһәре, анда яшь артистлар иртәннән үк бара алды. Казан Ривьерасы үзенең аквапаркы белән генә түгел, башка күңел ачу чаралары белән дә дан тота. Көн дәвамында катнашучылар андагы кинотеатрга да эләкте. Кичкә таба “Созвездие-Йолдызлык”ның командасы «LUXOR» бию клубында зур Фестиваль дискотекасы уздырды. Анда йолдызчыклар һәм аларның җитәкчеләре рәхәтләнеп күңел ачты.

Шул арада “Уникс”та «Вокал-соло» (уртанчы төркем) номинациясендәге катнашучылар җыелды. Бәйгенең дүртенче көнендә әлеге яшь талантлар өчен ярымфинал башланды. Бу яшь категориясендәге җырчылар өлкәнрәк коллегаларыннан бер дә калышмый. Леонид Агутин репертуарыннан “Мой друг” җырын башкарган Даниил Пасынков (Казан) тамашачы күңеленә хуш килде. Фестиваль өчен мондый җырларны сирәк сайлыйлар, андыйны һәркем дә башкара алмый. Әлеге композиция тарихы кызыксындырды:

- Бу җырны бервакыт радиодан ишеттем дә, җырлап йөри башладым. Ул миңа бик ошады, шуңа фестивальдә дә аның белән катнашырга булдым. Әсәр миңа бик якын, аның тарихы тормышымда булган очрак белән бик охшаш, - дип бүлеште Даниил.



Кызлар да уникаль башкару белән сөендерде. Казаннан Милана Павлова тыва телендә “Ахой” җырын тәкъдим итте. Номер жюрига нык тәэсир итте һәм кызыксыну уятты. Катнашучыны тикшереп карар өчен алар җырның эчтәлеге, мәгънәсе, тарихы турында сораштырды. Төгәлрәк бәя бирү өчен кайбер катнашучыларны жюри шулай ук өстәмә җыр җырларга сорады.

Көн ахырында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шагыйрь, җырлар сүзләре һәм сценарийлар авторы Вениамин Борисов һәм Мәскәү шагыйре Алексей Авданин белән очрашу булды. В.Борисов фестивальгә инде икенче тапкыр килә. Коллегасы белән алар йолдызчыкларга үзләренең әсәрләрен бүләк итте. Үз чиратында катнашучылар аларны көчле алкышларга күмде.

Бүген Суперфиналның бишенче көне башланды. Яшь талантлар өчен ул хәл иткеч булачак. “Уникс”та финал чыгышларын карау бара, көн азагында жюри гала-концерт катнашучылары исемлеген игълан итәчәк. Көн дәвамында балаларны - күңел ачу программасы, ә аларның җитәкчеләрен “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәлләр көтә.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="14595,14596,14597,14598,14599,14600,14601,14602,14603,14604,14605,14606,14607,14608,14609"]

Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев